Кукмара районының Олы Сардек авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды. Кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.
2024 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Кукмара районында урнашкан Арча территориаль органы хезмәткәре Кабинетында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы сораулар нигезендә кулланучылар белән очрашу узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Луч бистәсендә Башкарма комитет белгечләре өчен семинар-уку һәм күчмә кабул итү үткәрделәр. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату.
2024 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Кукмара муниципаль районы Туембаш авылында гражданнарны кабул иттеләр.
Арча районының Иске Чүриле авыл җирлегендә кулланучылар буларак аларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашында үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Шәдке авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Олы Шинар авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр. Чара халыкның куллану грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Норма авылында гражданнарны күчмә кабул иттеләр. Белгечләр алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен семинар уку үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Болгар шәһәрендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча гражданнарны кабул итте.
Чара башында Александр Панов Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең республика кулланучылар базарындагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде.
2024 елның 04 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Отар-Дубровский авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә чыкмыйча да хәл итәргә мөмкинлек бирә.