Мандариннар – бездә, беренче чиратта, кыш белән бәйле җимешләр. Мандариннар тәмле ризык кына түгел. Алар витаминнар һәм антиоксидантларның иң бай чыганагы булып санала. Ләкин мандариннан максималь файда алу өчен, аның өлгергән, пешкән булуы мөһим.
Шул кирәкле шартны ничек билгеләргә?
Кыш, Яңа ел бәйрәмнәре, чыршы, Кыш бабай һәм, әлбәттә инде, мандарин кебек атрибутлар белән ассоциацияләнә.
Хәзер - «мандарин бумы», чөнки тиздән Яңа ел. Гомумән, декабрь ае, традиция буенча, Россиядә «мандарин» ае исемен йөртә. СССР чорында Яңа ел табынын җиләк – җимеш белән бизәү катлаулырак булса да, табыннарда нәкъ менә Мароккан, яки Абхазия мандариннары булган. Әмма хәзер дә, иске традиция буенча, халык мандариннарны күпләп сатып ала. Ихтыяҗ бар - кибетләрдә бу кояшлы җимешнең төрле сортларын, төрле тәмлеләрен, төрле акчага табарга була.
Мандаринсыз нинди Яңа ел булсын! Аларны, үзләренең матурлыклары һәм сусыллыгы белән кар пейзажлары фонында аерылып торсыннар һәм бәйрәм кәефе тудырсыннар өчен махсус уйлап тапканнар кебек. Без бу кояшлы җимешне һәрвакыт яңа ел символы дип санарга күнеккәнбез. Бу кызгылт-җимешләрне бүләкләргә салалар, алар яңа ел интерьерларын, йорт һәм офисларны бизи. Исе генә дә бездә яңа ел могҗизаларын көтәргә этәрә.