Укучыларның кулланучылар белемен арттыру, балаларның кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнүгә кызыксынуын арттыру максатларында, Түбән Каманың 35 нче лицеенда 10 нчы сыйныф укучылары өчен җәмгыять белеме буенча ачык дәрес үткәрелде. Дәрескә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Евгения Чернова чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Түбән Ослан мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокуклары буенча дәрес үткәрделәр. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законы нигезләрен карадылар: товарда җитешсезлек табылганда сатып алучының хокуклары, дәгъва бирү сроклары, сыйфатсыз әйберләрне алыштыру һәм акчаны кире кайтару.
Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре Саба районы Олы Шыңар мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш дәрес үткәрде. Анда кулланучылар белеме нигезләре турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова республиканың гомуми белем мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы кысаларында оештырылган чарада катнашты. Чара Күгәрчен һәм Никольск мәктәпләре коллективы һәм укучылары белән берлектә үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Ирина Синица Азнакай шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең 8а сыйныфы укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча лекция үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Питрәч һәм Биектау районнарының 8-11 сыйныф укучылары белән семинарлар үткәрде.
2025 елның 8 сентябреннән Татарстан мәгариф учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары өчен XIII республика олимпиадасы башлана.
Оештыручылар:
- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе;
- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
2024 ел азагында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясеннән «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиада номинантларына һәм Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясе педагогларына Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Быел олимпиадада Казан территориаль органы карамагындагы районнардан 1195 укучы катнашты.
Олимпиада барышында алар Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә яхшы белемнәрен күрсәттеләр һәм 2024 елда Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада призерлары булдылар, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Яшел Үзән муниципаль районының Нурлат урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы призерларын бүләкләү тантанасы узды.