Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй муниципаль районы буенча бүлеге хезмәткәрләре ир-ат тарафыннан «Этил спирты, 95%лы этанол» дип язылган үтә күренмәле 100 мл сыйдырышлы пыяла шешә сату очрагын ачыклаган. Табылган сыеклыкның гомуми күләме 10,09 литр тәшкил итә. Барлык продукция конфискацияләнде һәм алга таба тикшерү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренә тапшырылды. Административ тикшерү уздырылды, аның материаллары суд инстанциясенә җибәрелде.
Куллану вакыты чыккан ундүрт шешә сыра (16 литр) сату факты буенча тикшерү материаллары Мөслим районы буенча Россия ЭЭМ хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре торак йорттан физик затның спиртлы продукция сату фактын ачыклаган. Ике шешә алкогольле продукция тартып алынган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы «П» кибетендә алкоголь продукциясен законсыз сату турындагы мәгълүматны тикшерә. Шәхси эшмәкәр алкогольне товар җитештерүнең һәм әйләнешенең законлылыгын раслый торган кирәкле документларсыз сатканлыгы ачыкланган. Продукция тиешле лицензиясез һәм билгеләнгән минималь бәядән түбәнрәк бәядән сатылган.
Яшел Үзән шәһәр суды карары белән, маркировкаланмаган алкогольне законсыз әйләнештә тоткан өчен, Красноярск краенда яшәүче кешегә 15 мең сум штраф салынган, тартып алынган продукцияне юкка чыгардылар. Әлеге гражданин 2024 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә маркировкасыз 32 атамада легаль булмаган шәраб (230 л суррогат) ташыганда эләккән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы Татарстан Арбитраж судына РФ КоАП 14.17.1 маддәсенең 2 өлеше нигезендә шәхси эшмәкәрне җаваплылыкка тартуны таләп итеп мөрәҗәгать итте. Сәбәбе – рөхсәт документациясеннән башка алкоголь сату фактларын ачыклау.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Л» кафесында гражданинның алкоголь продукциясен законсыз сату факты ачыкланды. Тартып алынган продукциянең гомуми күләме 132 шешә (69,35 литр) тәшкил итте.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре, куллану вакыты чыккан алкоголь продукциясе сатылуын ачыклап, «А» кибетен тикшергәннәр. Гомуми күләме 13,95 литр булган 31 шешә тартып алынды. Эш материаллары, документларны планнан тыш тикшерү өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча МЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «Я» ҖЧҖ карамагындагы «В» буфетында алкоголь продукциясе сату кагыйдәләрен бозуны ачыклаган. Продукция, сатучы тарафыннан төргәкне ачмыйча сатылган һәм сатып алучы аны алып чыгып киткән, ә бу тыела.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча МЭБ һәм ПК бүлегеннән тикшерү материалы килгән. Анда «Н» кунакханә комплексында шәхси эшмәкәр тарафыннан алкоголь продукциясен законсыз сату факты ачыкланганлыгы күрсәтелә. Тартып алынган алкогольле продукциянең гомуми күләме - 2 төрле 48 шешә сыра тәшкил итте.