Балны, билгеле булганча, умарта кортлары үсемлекләр нектарыннан җитештерәләр. Кайчагында бал өлгермәгән була. Мондый продуктта бик күп дым һәм ул шуңа күрә тиз зчеп чыгат. Өлгермәгән балның саклаганда ике катлам барлыкка килә: аскы өлеше кристаллана к, ә югары өлеше – сиропка охшаш. Өлгермәгән балны сату өчен, намуссыз умартачылар аны 80 градуска кадәр җылыталар. Мондый бал азык-төлек катнашмасына әверелә һәм барлык файдалы матдәләрен, шул исәптән төп фермент – диастазын югалта.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында «Казан» Агросәнәгать паркында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре катнашында бал дегустациясе узды.