ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2022 ел
җомга

Ел саен ноябрьнең икенче атнасы Бөтендөнья Сыйфат атналыгы, ноябрьнең икенче пәнҗешәмбе Бөтендөнья сыйфат көне буларак билгеләп үтелә. Быел бөтендөнья сыйфат атналыгы «Россия — сыйфат билгесе булган ил» девизы астында уза.

Тэги: Сыйфат атналыгы

10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гүзәл Гайнуллина Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Түбән Наратбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Алтын көздә кунакта» дигән бәйрәмдә катнашты. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау Сыйфат атналыгы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе белгече белән берлектә сыйфат атналыгы кысаларында Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес оештырдылар.

Тэги: Сыйфат атналыгы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Бөтендөнья сыйфат атнасы» уңаеннан кулланучылар белемен арттыру буенча чаралар үткәрү кысаларында «Вьетнам» сәүдә-күңел ачу комплексында кизү тордылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау Сыйфат атналыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International