Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына алдан түләнгән товарны тапшыру срогы бозылу сәбәпле кулланучы гражданнарының мөрәҗәгатьләре еш килә. Шуңа бәйле рәвештә Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату чаралары үткәрелә.
Менә күпсанлы шикаятьләрнең берсе:
- Диванга заказ бирдем, акчасын түләдем. Заказны үтәү вакыты 1 айга кичектерелде.
2024 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Карадуган авылында чираттагы тапкыр гражданнарны кабул иттеләр
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка З. үсентеләр өчен утырту орлыкларын сатып алу буенча консультация бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Кулланучыга Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар аңлатылды.
2024 елның 15 гыйнварыннан ваклап сату кибетләре һәм гомуми туклану учреждениеләре идентификация чаралары (МТ ГИС) белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасына агызыла торган сыра сату турында мәгълүмат тапшырырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккечә, бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (БДАМСка) хисап бирергә кирәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре «Мирас+» ҖЧҖ (Арча районы) сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрделәр.
Әлмәт шәһәренең 2000нән артык кешесе «Россия чаңгы юллары – 2024» массакүләм чарада катнашты. Чара экстрим-парк территориясендә узды, анда чаңгыда массакүләм шуулар узды. Бу бөтен ил буенча популяр булган традицион чара. Программа үз эченә ГТО йөгерешен, «Өченче яшь» чаңгычыларын, «Иң көчлеләр»не һәм барлык теләүчеләр катнаша алган стартны ала.
2024 елның 9 февралендә Кукмара районының Важашур авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Халыкка булачак күчмә кабул итү турында җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр буенча хәбәр ителгән иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре Түбән Кама районының Кама Аланы сәүдә объектында профилактик визит үткәрделәр.
Контрольдә тотылган хуңалык итүче субъект вәкилләренә сыра һәм сыра продукциясен ваклап сатуга карата куелган закон таләпләре аңлатылды
2024 елның 10 февралендә бөтен ил буенча массакүләм чаңгы ярышлары узды. Чистайда спорт чарасы традицион рәвештә «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбенең чаңгы базасы территориясендә узды.
2024 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Альбина Хафизова Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәдә күпфункцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәле уздырды.