ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре районның Нурлат авыл җирлеге башкарма комитетында укулар үткәрделәр. Чараның максаты кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә җирле хакимият органнарының компетентлыгын арттырудан гыйбарәт иде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2025 елның 27 августында Мөслим авылында Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының хуҗалык субъектлары белән алкоголь һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча фикер алышу буенча ачык чара уздырылды. Чараның төп максаты - профилактик чаралар системасын үстерү, контрольдәге субъектларның хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, контрольдәге субъектларны намуслы эшчәнлеккә этәрү.

Тэги: гавами тыңлаулар

27
август, 2025 ел
чәршәмбе

Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов бүген Чистай территориаль органында булды. Ведомство башлыгын Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов озата йөрде.

Замана җинаятьчеләре алдауның яңадан-яңа схемаларын уйлап табалар. Еш кына алар билгесез телефон номерларыннан шалтыратып, банклар, дәүләт органнары яки куркынычсызлык хезмәтләре хезмәткәрләре булып кыланалар.

Таныш булмаган номердан шалтыратсалар, нишләргә?

Тэги: сак булыгыз, мошенниклар

Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетында җитәкче М. Н.Гыйрфанов рәислегендә контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева алкоголь базарындагы 7 айлык вәзгыять турында хисап тотты. 

Тэги: алкоголь базарында вәзгыять

2025 елның 26 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында «ЦМПТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкиленә элек тартып алынган алкогольле эчемлекләрне һәм гомуми күләме 181,289 литр булган спиртлы матдәләрне, шул исәптән 157,61 литр алкоголь һәм 23,679 литр спиртны тапшыру процедурасы узды.

Тэги: алкоголь продукциясен юкка чыгару

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районының күпфункцияле үзәгендә гражданнарны кабул итте. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре һәм сәүдә кагыйдәләре аңлатылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

26
август, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Питрәч муниципаль районының сәүдә объектларында кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча чаралар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Арчада мәктәп ярминкәсе узды. Монда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре сатып алучылар белән очрашалар, консультацияләр бирәләр, сатучыларны, сатып алучыларны кулланучылар хокукларын яклау кагыйдәләре белән таныштыралар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре базарларда даими нигездә кизү торалар, бу кулланучылар мөрәҗәгатьләрен киметү һәм карау максатларында актуаль булып тора.

Кизү тору вакытында кулланучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар:

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International