ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

«Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) аның әйләнешен кисәтү чараларын гамәлгә ашыру турында» 28.09.2015 ел, №1027 РФ Хөкүмәте карары һәм тиешле гаризалар нигезендә, 2020 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Росспиртпром вәкилләренә 77,21 литр алкогольле һәм спиртлы продукция юк итүгә тапшырылды.

Тэги: алкоголь продукциясен юкка чыгару

28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре «Татспиртпром» ААҖ вәкилләренә законсыз әйләнештән алынган контрафакт хәмернең чираттагы зур партиясен юкка чыгаруга тапшырды. 21-22 октябрьдә Азнакай, Баулы, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләрендәге складлардан 1649 литр күләмендә алкогольле продукция юкка чыгару өчен төяп җибәрелде. 

Тэги: алкоголь продукциясен юкка чыгару

21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы «Роспиртпром» ААҖ вәкилләренә законсыз әйләнештщн элек алынган этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне тапшырды.

Тэги: алкоголь продукциясен юкка чыгару

20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 19 һәм 20 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында, РФ Хөкүмәтенең 28.09.2015 ел, №1027 «этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне булдырмау чараларын гамәлгә ашыру турында»гы карары һәм продукцияне юк итү зарурлыгы турындагы гаризалар нигезендә, «Росспиртпром» ААҖ вәкилләренә, стандартларның мәҗбүри таләпләренә җавап бирми торган этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешеннән тартып алынган этил спирты юкка чыгару өчен тапшырылды. 

Тэги: алкоголь продукциясен юкка чыгару

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International