Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Әлдермеш авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Чарада катнашучылар сатып алынган товарларның сыйфатына, товарларны кире кайтару срокларына, кире кайтарылырга яисә алыштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар турында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
«Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия программасы кысаларында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы төбәкнең төп чараларының берсе булып тора. Аның төп максаты - җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм Татарстан Республикасының уңай имиджын ныгытуга ярдәм итә торган югары сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр җитештерүне стимуллаштыру.
Мәгълүмати-агарту эше кысаларында һәм халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру максатларында, Әлмәт территориаль органы белгече Ирина Синица Азнакай шәһәренең күпфункцияле үзәгендә кизү торды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче районының ял паркында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча тематик дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәрендә урнашкан интернет-кибеттә консультация өстәле уздырды. Чара барышында кулланучылар законнарының нигезләре аңлатылды, кибеткә килүчеләргә маркетплейста сыйфатсыз товар сатып алган очракта эш итү механизмы буенча киңәшләр бирелде.
Урта полосада кәрәзләрдән беренче бал җыю гадәттә июнь ахырына, июль башына туры килә. Бу чорда бал кулланучылар арасында зур сорау тудыра.
Моңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре «Пчелка» кибете хезмәткәрләре һәм килүчеләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча өйрәтү чаралары оештырды.
Әлмәттә яшәүче Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына ремонт вакытында смартфонына зыян китергән сервис үзәгенә зарлану белән мөрәҗәгать итте. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 35 маддәсе нигезендә, сервис хезмәт күрсәтү процессында барлыкка килгән зыян өчен җаваплы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Атабай авыл җирлеге халкы белән очрашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нигезендә риелторлык хезмәтләре күрсәтүгә шартнамә төзегәндә кулланучының хокукларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.
Ачыкланганча, хатын-кыз фатир арендалау өчен риетор хезмәтләре күрсәтүгә килешү төзегән. Әмма озак вакыт узганнан соң да килешү шартлары үтәлмәгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Чистай шәһәрендә яшәүче мөрәҗәгать итте. Аны тиешле сыйфатлы пневматик корал өчен акчаны кире кайтару мөмкинлеге турындагы мәсьәлә кызыксындыра.
Ачыкланганча, ир-ат берничә көн элек базарда шәхси эшмәкәрдән «Воздушка» дип аталган пневматик корал сатып алган. Ләкин ул товардан канәгать булмый, чөнки коралның еракка ату дәрәҗәсе һәм максатны зарарлау дәрәҗәсе аны канәгатьләндерми.