Кукмара районының Нырья авылында алкоголь продукциясе сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Чарада Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм әйдәп баручы белгеч-эксперт Илшат Бәдретдинов катнашты.
Яңа Чишмә авылындагы «Магнит» кибетендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча сатып алучылар өчен консультация өстәле оештырды.
2025 елның 12-17 маенда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумы уздырыла торган урыннарда алкоголь продукциясен ваклап сату тыела.
Искәрмә булып җәмәгать туклануы оешмалары (рестораннар, кафе, барлар) тора, анда алкогольне урында куллану өчен генә сатып алырга мөмкин булачак.
Чикләүләрнең үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә һәм ТР буенча ЭЭМга йөкләнгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2026 елга гавами чаралар (фикер алышулар) үткәрү планы-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:
Чараның исеме: алкогольсез тонизирующий эчемлекләр (шул исәптән энергетик) сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре.
9 майда Чистайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Парад булды. Җиңү Парады сәгать 10 да үзәк мәйданда башланды. Анда предприятие һәм оешма, уку йортлары коллективлары катнашты.
Татарстанның Биектау районы Учхоз урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Кулланучылар хокукларын яклауга багышланган семинарда катнаштылар. Очрашуны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова үткәрде.
Кулланучылар өчен профилактик чаралар уздыру кысаларында Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Баулы шәһәренең КФҮндә консультацион кизү торды.
Кабул итү барышында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар. Белгеч гражданнарның сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыруга, дәгъва белдерү срокларына, дистанцион сәүдәгә, шулай ук төрле хезмәтләр күрсәтүгә кагылышлы сорауларына җавап бирде.
Гражданнарга шулай ук сатучыларга һәм хезмәт күрсәтүчеләргә карата дәгъвалар төзү буенча гамәли киңәшләр бирелде, шулай ук бәхәсләрне судка кадәр һәм судта җайга салу тәртибе аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач районының Нуринер авылында чираттагы гражданнарны кабул иттеләр. Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында һәм мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителде.
Консультация өстәле барышында Чистай территориаль органы белгече нурлатлыларга отпариватель сайлау буенча киңәшләр бирде.
Беренче чиратта җайланманың тибын билгеләргә кирәк. Кул (портатив) - компакт, җиңел, тиз җылына. Мондый прибор 1-2 әйберне тиз эшкәртү өчен яраклы, чөнки аның су өчен резервуары зур түгел һәм егәрлеге дә көчсез. Вертикаль (стойкада) - куәтле, зур резервуарлы. Мондый аппарат зур күләмдә керне эшкәртергә мөмкинлек бирә, ләкин күп урын алып тора.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Дачный (Биектау районы) һәм Матюшино (Лаеш районы) авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашулар үткәрде.