Без барыбыз да базар товарларыннан һәм хезмәтләреннән файдаланучы булып торабыз. Ләкин еш кына без сатып алган товарлар яки нинди дә булса оешма тарафыннан башкарылган эшләр сыйфатсыз, дөресен генә әйткәндә алду булган очраклар да булгалый шул. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" законны дөрес итеп үтәү сатып алучы белән сатучы арасындагы мөнәсәбәтләрне уңышлы җайга салу нигезе булып тора, аның нигезендә кулланучы сыйфатлы һәм гомере, сәламәтлеге һәм мөлкәте өчен куркынычсыз товар сатып алуга хокуклы, товарны кайтарып бирүгә яки алмаштыруга, сыйфатсыз товарга бәйле чыгымнарны компенсацияләүгә хокуклы, шулай ук әлеге законда каралган башка гарантияләргә ия
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2019 елга контрольлектә булган субъектлар белән гавами фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара уздырылачак
Кондиционер ул ябык бүлмәдә температура режимы, чагыштырмача дымлылык, чистартылган һава һәм аның хәрәкәт тизлеге кебек кирәкле параметрларны саклап торырга сәләтле җайланма. Ул кеше сәламәтлеге өчен мөмкин кадәр уңайлы микроклиматны фатирда яки йортта гына түгел, производствода да тәэмин итү өчен билгеләнгән. Сыйфатсыз кондиционер сатып алган очракта кулланучыга нәрсә эшләргә соң?
Лицензиясез алкогольле продукция сату турында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына урнаштырылган шикаять расланды
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган рейдлар барышында, алкогольле продукцияне, ә атап әйткәндә сыраны алкогольле продукция сатуның билгеләнгән вакытын бозып сатуның 7 очрагын ачыклады. Оешмаларның җитәкчеләренә һәм шәхси эшкуарларга шуны искәртәсе килә: Татарстан Республикасы территориясендә "Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында" 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә алкоголь продукциясен, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр сату тыела
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән шикаять нигезендә Чаллы шәһәренең җәмәгать транспорты тукталышларында урнашкан сәүдә объектларында сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуның 2 очрагын ачыклады. 100 литрдан артык сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды
2019 елның июлендә Менделеев районы буенча "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына тиешле документларыннан башка сыра һәм сыра эчемлекләрен сату мәсьәләсе буенча 3 мөрәҗәгать килгән, шуларның берсе расланды.
Мәгариф йортының утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә агымдагы сораулар буенча Лениногорск эшкуарлары белән киңәшмә узды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә гр. Г. мөрәҗәгать итте һәм үзен паспорты белән бергә сәламәтлек турында семинарга килергә кушып, телефон аша чакырулары турында хәбәр итте, чакырылган җирдә яхшы мохиттә, күңелгә ятышлы музыка астында "АМАТО" сәүдә маркасындагы товарларны күрсәткәннәр.
Административ тикшерү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре "Халык контроле" системасына килгән гражданин гаризасы буенча Чистай районының Югары Кондрата авылы кибетендә контроль чара үткәрде. Визуаль карау барышында ачыкланганча, сәүдә объектының стационар булмавына ишарә итүче билгеләр бар иде.