ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре тарафыннан 2019 елның 12 июлендә Татарстан Республикасының дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр нигезендә үткәрелгән тикшерү чаралары барышында түбәндәге хокук бозулар билгеләнде

Без барыбыз да базар товарларыннан һәм хезмәтләреннән файдаланучы булып торабыз. Ләкин еш кына без сатып алган товарлар яки нинди дә булса оешма тарафыннан башкарылган эшләр сыйфатсыз, дөресен генә әйткәндә алду булган очраклар да булгалый шул. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" законны дөрес итеп үтәү сатып алучы белән сатучы арасындагы мөнәсәбәтләрне уңышлы җайга салу нигезе булып тора, аның нигезендә кулланучы сыйфатлы һәм гомере, сәламәтлеге һәм мөлкәте өчен куркынычсыз товар сатып алуга хокуклы, товарны кайтарып бирүгә яки алмаштыруга, сыйфатсыз товарга бәйле чыгымнарны компенсацияләүгә хокуклы, шулай ук әлеге законда каралган башка гарантияләргә ия

Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция  җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатына дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе

Гражданнарны кабул итүнең айлык планы нигезендә, 2019 елның 12 һәм 16 июль көннәрендә ТР Әгерҗе муниципаль районының күпфункцияле үзәгендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре Раушания Яппарова кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча халыкка консультация бирде


16
июль, 2019 ел
сишәмбе

Ютазы муниципаль районында 2019 елның беренче яртыеллык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә күзәтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларның типик хокук бозуларына күзәтү ясау мәсьәләсе буенча эшче штабның киңәйтелгән утырышы узды.

2019 елның 11 июлендә Бөгелмә шәһәре Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы кураторы Ю.И.Митюшкин катнашында Бөгелмә муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Киңәшмәдә җитәкче урынбасары, Башкарма комитетның икътисад бүлеге башлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы, Роспотребнадзор идарәсе башлыгы, "БҮРХ" ДАССУ баш табибы, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы, эре сәүдә челтәрләре вәкилләре, "Алкоторг" вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты

2019 елның 12 июлендә Кукмара районының Починок-Кучук авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты И.И.Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды

Июнь аенда Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына Югары Ослан районы территориясендә урнашкан юл кафеларының берсендә документларсыз сыра сатылуы турында хәбәр килеп ирешкән

2019 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров Арча муниципаль районы Шурабаш авылында җирле халык белән очрашты

Агымдагы елның июнь аенда Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына Кайбыч муниципаль районы территориясендә урнашкан кибетләрдә озату документларыннан башка сыра һәм сыра эчемлекләрен сату турында 2 мөрәҗәгать кергән


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International