2019 елның 3 апрелендә Кукмара районының Чарлы авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдертдинов катнашында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча урынга чыгып гражданнар кабул ителде. Шушында ук сәүдә объектларында сатучы, Чарлы авылы территориясендә эшчәнлек башкаручы хезмәткәрләр өчен семинар да уздырылды.
Чара барышында сәүдә өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр турында сүз барды, ә атап әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле хәлләрдә аларны хәл итү юллары хакында фикер алышынды. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды. Очрашу азагында мәгълүмат буклетлары һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы бирелде.
Дәүләт Думасы этил спиртын җитештерүгә һәм әйләнештә йөртүгә дәүләт монополиясе турындагы закон проектын беренче укылышта кире какты. Документның инициаторлары булып КПРФ фракциясе рәисе Геннадий Зюганов җитәкчелегендәге фракция депутатлары төркеме чыгыш ясаган.
Закон проектында 2020 елның 1 гыйнварыннан Россия территориясендә этил спиртын һәм (яки) этил спиртын кулланып җитештерелә торган алкоголь продукциясен (аракы) җитештерүгә һәм әйләнештә йөртүгә дәүләт монополиясен кертергә тәкъдим ителә.
Элегрәк Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшкуарлык комитеты әлеге закон проектын кабул итүгә каршы чыккан. Комитет бәяләмәсендә күрсәтелгәнчә, дәүләт монополиясен кертү этил спиртын, алкогольле һәм спирткатнашмалы продукцияне легаль булмаган рәвештә җиткерүне һәм әйләнештә йөртүне чикләүдә тулы гарантия була алмый.
"Халыкара тәҗрибәгә ясалган анализ күрсәткәнчә, этил спиртын һәм алкоголь продукциясен җитештерүгә һәм әйләнештә йөртүгә дәүләт монополиясе сәламәтлек саклауга һәм социаль сәясәткә юнәлдерелгән, төрле илләрдә бар, ләкин алкоголь базарын аеруча нәтиҗәле көйләү ысуллары катгый дәүләт көйләвенә, рекламага, сату вакытына, сәүдә объектларының күләмен һәм аларны урнаштыру урыннарын билгеләүгә кагылышлы чикләмәләргә бәйле", – диелә бәяләмә текстында.
Закон проекты хакында
Документ "Росспиртпром" ААҖ базасында Россиякүләм оешма оештыруны күздә тоткан, аның составына территориаль филиаллар хокукында тиешле җитештерүне гамәлгә ашыручы оешмалар керә. Мондый оешмаларның объектлары (мөлкәт комплекслары), әгәр аларның устав фондында дәүләтнең өлеше 50% ким булса, алга таба дәүләт өлешен 100% кадәр җиткереп, федераль мөлкәткә тапшырылырга тиеш.
"Этил спиртын һәм алкоголь продукциясен (аракы) җитештерүгә һәм әйләнештә йөртүгә дәүләт монополиясен кертү, БДАМС – этил спиртын һәм алкоголь продукциясен җитештерүне һәм әйләнештә йөртүне исәпкә алу системасын кертү белән берлектә, һәр сәүдә кибетендә аның әйләнешен автомат рәвештә исәпкә алуны да кертеп, һичсүзсез, легаль булмаган һәм сыйфатсыз алкогольле һәм спирткатнашмалы продукция чыгаруны киметергә һәм елына 400-500 млрд сум күләмендә федераль бюджетка өстәмә керемнәрне мобильләштерергә булышачак", – дигән фикердә закон проекты авторлары.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Казан шәһәренең "Юность" мәдәният йортында "Жизнелюб" клубы әгъзалары белән чираттагы очрашуда катнашты. Очрашу вакытында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1997 елның 15 августындагы 1025 номерлы карары белән расланган Көнкүреш хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре турында аңлатып узылды. Үзенең чыгышында белгеч Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге турында, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге ведомстволарның вәкаләтләре турында сөйләде. Сыйфатсыз товарлар сатып алуга, төрле хезмәтләр күрсәтелгәндә һәм эшләр башкарылганда җитешсезлекләрне ачыклауга бәйле мәсьәләләр килеп туган очракта Казан территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде, биредәге белгечләр һәрвакытта да проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә булышлык күрсәтергә әзер. Очрашуда катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән басма продукция таратылды.
2019 елның 2 апрелендә Питрәч районында ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль идарәсе башлыгы Марина Егорова катнашты. Белгечләр ике айдагы эшчәнлек йомгаклары буенча Питрәч районының алкоголь базарындагы торышны тикшерде. Хәзерге вакытта язгы-җәйге чорга әзерлеккә зур игътибар бирелә: тикшерүдә тотучы органнарга, стационар булмаган сәүдә объектларында алкоголь продукциясен сату фактларын булдырмый калу өчен, иң беренче чиратта бакчачылык ширкәтләренә булган контрольне көчәйтергә киңәш ителде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре тарафыннан Балтач муниципаль районының "Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБМ учреждениесендә кулланучы белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес уздырылды. Укучылар белән, уен эшчәнлеге элементларын кулланып, кулланучыларны агарту белемнәренә һәм сыйфат проблемаларына багышланган кызыклы әңгәмә уздырылды. Мәгълүматларны тыңлаганнан соң икенче сыйныфта укучы балалар төп төшенчәләрне үзләштерде: кем ул сатучы, кулланучы, базар, товар, дефект? Балалар сораулар яудырды, проблемаларны хәл итүнең ихтимал чишелеш юллары белән кызыксынды. Әлеге очрашуның максаты укучыларны Россия дәүләтендә кулланучының хокукый статусы белән таныштыру, грамоталы кулланучы тәрбияләү, көндәлек тормышта ни рәвешле якланырга кирәклеген һәм кулланучының законлы мәнфәгатьләрен, шулай ук сатучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен күрсәтүдән; әлеге өлкәдә үз хокукларыңны яклау буенча элементар белемнәр һәм низагларны хәл итү юлларын законлы юл белән эзләү күнекмәләрен формалаштырудан, укучыларны товарлар базарында үз-үзен белемле итеп тотарга өйрәтүдән гыйбарәт. Чаралар барышында "Чебен-Чебенчек" (К.Чуковский), "Алтын балык" (А.С.Пушкин), "Робинзон Крузо" (Д.Дефо) әкиятләрендәге геройлар ярдәмгә килде. Дәрес тәмамланганнан соң, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне киңәйтү өчен, чарада катнашучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм файдалы мәгълүмат тупланган "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.
2019 елның 2 апрелендә муниципальара оператив контроль бүлеге һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан эре сыра партиясе әйләнештән алынды. Казан шәһәренең Идел буе районындагы объектларның берсендә берьюлы ике хуҗалык итүче субъектта документларсыз, БДАМС системасында теркәтмичә сыра һәм сыра продукциясен сату фактлары ачыкланды. Тартып алынган продукциянең күләме 6700 литр тәшкил итә. Сыраның һәм сыра продукциясенең әлеге легаль булмаган әйләнеше турында хәбәр "Халык контроле" мәгълүмат системасы аша килгән.
РФ Хөкүмәтенең "Техник катлаулы товарлар исемлегенә үзгәреш кертү турында" 2019 елның 27 мартындагы 327 номерлы карары нигезендә 6 апрельдән башлап техник катлаулы товарлар исемлеге (РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары белән расланган) үзгәрә.
Кайтару һәм алмаштыру буенча махсус тәртип, кухня комбайннары, робот-тузан суырткыч, пешерү панельләрен дә кертеп, товарларның яңа җиде төренә кагылачак. Исемлектәге тагын дүрт позиция тәгаенләштерелә. Әйтик, электр белән су җылыту җайланмаларының барлык төрләре дә техник катлаулы товарлар булып санала.
Үзгәрешләр Техник катлаулы товар исемлегенең 12 нче пунктына кагыла, 6 апрельдән башлап ул яңа редакциядә гамәлдә булачак.
Товарларның яңа төрләре:
1. Автомат кер юу-киптерү машиналары
2. Автомат киптерү машиналары
3. Кертеп урнаштырыла торган микродулкынлы мичләр
4. Катнаш суыткыч-катыру җайланмасы
5. Кухня комбайннары
6. Робот-тузан суырткычлар
7. Электр һәм катнаш газ-электр пешерү панельләре
Товарларның үзгәртелгән төрләре:
1. Автомат кер юу машиналары – Кер юу машиналары.
2. Электр һәм катнаш газ-электр плитәләре – Электр һәм катнаш плитәләр.
3. Электр һәм катнаш газ-электр духовка шкафлары – Электр һәм катнаш духовка шкафлары.
4. Электрдан су җылыту җайланмалары – Электр двигательле һәм (яки) микропроцессорлы автоматикалы электрдан су җылыту җайланмалары.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә гражданка А. сыйфатлы электрон кул сәгатен алмаштырмауларына шикаять белдереп мөрәҗәгать итте. Кулланучыга законнарга ярашлы нигездә белгеч тарафыннан консультация бирелде.
2016 елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Техник катлаулы товарларны кайтару һәм алмаштыру мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында" 2016 елның 27 маендагы 471 номерлы карары үз көченә керде, әлеге документ белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук бүтән товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлегенә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары белән расланган Техник катлаулы товарлар исемлегенә өстәмәләр кертелде.
Аталган исемлекләргә кул сәгате һәм кесәдә йөри торган механик, электрон-механик һәм ике яки аннан күбрәк функцияле электрон сәгатьләр кертелгән.
Кертелгән үзгәрешләр нигезендә кулланучылар сыйфатлы сәгатьләрнең аталган категорияләрен, әгәр ул формасы, габариты, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча туры килмәсә, әлеге товарны сатучыдан аналогик товарга алмаштыра алмыйлар.
Сәгатьләрнең аталган категориясе техник катлаулы товарларга кертелүгә бәйле рәвештә, әлеге товар тапшырылган көннән башлап унбиш көнлек срок узганнан соң товарны аналогик товарга алмаштыру яки сыйфатсыз сәгатькә карата түләнгән сумманы кайтарып алу таләбен түбәндәге очракларда гына белдерергә мөмкин: җитди җитешсезлеге ачыкланганда, җитешсезлекне бетерү буенча законда билгеләнгән срок бозылганда, товарны төрле җитешсезлекләрен берничә тапкыр бетерү нәтиҗәсендә гарантия ремонтының һәр елы дәвамында җыеп исәпләгәндә утыз көннән артык вакыт эчендә куллану мөмкинлеге булмаганда.
Товарны тапшырган көннән соң 15 көн эчендә кулланучы, кул һәм кесә сәгатьләренең күрсәтелгән категориясендә теләсә нинди җитешсезлек ачыкланган очракта, товарны алмаштыру яки түләнгән суммаларны кайтарып бирү таләбе белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Шулай ук кулланучының "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге Россия Федерациясе Законында каралган бүтән таләпләрне белдерү хокукы да саклана, сатып алу датасына бәйсез рәвештә: җитешсезлекне кичекмәстән түләүсез нигездә бетерү яки кулланучыга йә өченче затка аларны төзәтү чыгымнарын сатып алу бәясенә карап кайтару.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә барды. Даими очрашулар әлеге кешеләр һәм үзәк тормышында һәрчакта да онытылмаслык вакыйга. Мондый очрашулар физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә кайгырту һәм ныклы иң тоярга булыша.
Үзәкнең "Изгелек" дигән исеме кайгырту, хәерле эш дигәнне аңлата. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре дә даими рәвештә хәерле эш башкарырга омтыла: әлеге үзәктә ял итүчеләргә консультация ярдәмен күрсәтә. Чираттагы очрашу "түгәрәк өстәл" форматында узды: дус гаиләдәге кебек, кулланучыларның хокукларын яклау темасына аралаштылар. Чарада катнашучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы турында мәгълүмат җиткерелде, дәгъва хатларын төзү тәртибе турында аңлатылды.
Барлык сорауларга да катнашучылар белгечләрдән компетентлы җавап алды. Үзәктә ял итүчеләргә Чаллы территориаль органының "кайнар линия" (71-43-03) телефон номеры белән мәгълүмат буклетлары тапшырылды.
Башкарма комитетның утырышлар залында, шәһәр һәм район хезмәтләре, оешмалары җитәкчеләре катнашында, Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин чираттагы мәртәбә кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль идарәсе башлыгы Миләүшә Михеева катнашты. Район башлыгының эшкуарлар белән мондый очрашулары гадәткә керде. Әлеге очрашулар барышында хакимият органнары вәкилләре һәм бизнесменнар арасында ачык диалог уза. Мондый чараларны ике як өчен дә максималь файдалы булырлык итеп оештырырга тырышалар. Биредә эшкуарларны борчыган проблемалар турында гына сөйләшенеп калмыйча, аларны хәл итү юллары да табыла.
Эшкуарларның салым хезмәте вәкилләренә дә күп кенә сораулары җыелган иде, бигрәк тә хисаплылык тапшыру, исәп-хисап счетларын блоктан арындыру буенча. Авылда алкоголь белән сәүдә итүче эшкуарлар авыл җирлегендә интернет тизлегенең түбән дәрәҗәдә булуына бәйле проблеманы күтәрделәр, шуның аркасында алкоголь сатуны БДАМС системасында теркәүгә бәйле проблемалар барлыкка килә икән.
Киңәшмәдә игълан ителгәнчә, Баулы районында Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкиле эшли башлаячак. Эшкуарларны кабул итү КФҮ гамәлгә ашырылачак.
Чарада катнашучыларның барысына да буклетлар, газеталар, бюллетеньнәр рәвешендә Дәүләт алкоголь инспекциясенең басма мәгълүматлары таратылды, кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсенә кагылышлы җиткерелгән сорауларга җаваплар бирелде.