ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

1 апрельдә Казанда, гадәткә кергәнчә, язгы санитар чистарту икеайлыгы башланып китте, әлеге чара барышында шәһәр урамнарын, ишегалларын, иҗтимагый киңлекләрне тәртипкә китерергә, йортларның фасадларын яңартырга һәм башка төрле эшләрне уздырырга планлаштырыла. Гомумкала өмәсе Казанда 27 апрель көнне узачак. Бу хакта Казан репортеры хәбәр итә. Башкарма комитет башлыгы урынбасары Игорь Куляжев фикеренчә, җыештыру эшендә 200 якын шәһәр халкы катнашачак.


29
март, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкоголь продукциясе буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш кысаларында республикада, Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән, ресубликаның сәүдә объектларында сатыла торган премиум-класслы аракыга дегустация ясалды.

Дегустацияләүгә 10 аракы үрнәге куелды, алардан 3 үрнәк – җирле җитештерүнеке, 6 үрнәк Россиядә җитештерелгән һәм берсе чит ил үрнәге булып тора.

Дегустациягә куелган продукциянең ваклап сату бәясе 0,5 литры өчен 400-800 сум тәшкил итә.

Дегустация үрнәкләре шәһәрдәге сәүдә челтәреннән сатып алынган.

Дегустация комиссиясе әгъзаларыннан тыш, дегустацияләүдә "Татспиртпром" АҖ, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, "Татэкспертцентр" ДБУ вәкилләре дә катнашты.

Дегустация комиссиясе әгъзалары республиканың ваклап сату челтәрендә сатыла торган аракыларның органолептик сыйфатламаларын югары бәяләде.

Кыйммәтле категориягә караучы продукциянең кызыклы ясалышы, төргәге һәм дизайнер бизәлеше билгеләп үтелде.

Дегустация комиссия әгъзаларыннан түбәндәге үрнәкләр иң зур баллы бәяләрне алды:

"Татспиртпром" АҖ филиалы "Казан ликер-аракы заводы"ның "Sterva" аракысы – 9,68;

Мәскәү өлкәсенең Пушкино ш. "Топаз" ЛАЗ" АҖнең "Маруся" аракысы – 9,68;

Финляндиянең "Altia Plc" ("Алтиа АҖ") "Финляндия" аракысы – 9,66;

"Татспиртпром" АҖ филиалы "Казан ликер-аракы заводы"ның "Ханская Limited Edition" ("Марракеш") аракысы – 9,65.

Аракыны җитештерү һәм сату күләмнәре турында мәгълүмат

Татарстан Республикасында 2018 елда республиканың алкогольле продукцияне ваклап сату структурасында аракы 50%ын алып тора. 2018 елда Татарстан Республикасының ваклап сату челтәрендә барлыгы 2902,6 мең дал аракы сатылган.

Кибетләрдә Татарстан кулланучысына 1 литры өчен бәясе 800 сумнан башланып китә торган хакка Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән 100дән артык исемдәге аракы сатуга куелган.

Республикада җитештерелә торган премиаль аракы атамаларының саны арта бара. Әгәр 2012 елда алар 4 чыгарылган булса, 2019 елда – 7. Болар: "Ханская", "Ханская Limited Edition", "Ханская Sneg Edition", "Ханская Republic Edition", "Старая Казань  Премиум",  "Акдов", "STERVA".

Татарстан Республикасында хәзерге вакытта аракы "Татспиртпром" АҖ ике филиалында (Казан ликер-аракы заводында һәм Усад ликер-аракы заводында) җитештерелә. 2019 елның март аеннан башлап "Татспиртпром" АҖнең "Vigrosso" АҖ филиалында да аракы җитештерелә башлады.

2018 елда "Татспиртпром" АҖ филиалларында барлыгы 8840,8 мең дал аракы җитештерелгән, ягъни 2017 ел дәрәҗәсенә карата – 103% (8581,4 мең дал). 2018 елда премиаль бәя сегментына караган аракы 125,2 мең дал күләмендә җитештерелгән.

Премиум классына караган аракыларның республикада җитештерелә торган аракыларның гомуми күләмендәге чагыштырма авырлыгы 1,5% диярлек тәшкил итә.

2018 елда Татарстан Республикасында алкоголь продукциясен җитештерүнең гомуми күләмендә аракының чагыштырма авырлыгы 91% тәшкил иткән.

Быел алкоголь продукциясен җитештерү күләмнәрен үстерү тенденциясе дәвам итә: 2019 елның гыйнвар-февраль айларында 1165,3 мең дал җитештерелгән яки 2018 елның гыйнвар-февраленә карата – 102% (1146,4 мең дал).

Россиядә 2018 елда 78,6 млн дал яки 2017 елга карата 99% аракы җитештерелгән.

Дегустациягә куелган аракылар арасыннан 2018 елның 4 кварталында иң күп сатылганнары:  "Русский стандарт водка" ҖЧҖ җитештергән "Русский стандарт" (6,0 мең дал), "Татспиртпром" АҖ филиалы "Казан ликер-аракы заводы" җитештергән "Ханская Limited Edition" (2,2 мең дал), Хельсинкиның "Altia Plc" ("Алтиа АҖ") җитештергән "Финляндия" (1,3 мең дал).

Менделеевск муниципаль районының Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәгендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүне оештырды. Чарага килүчеләргә кулланучыларның төп хокуклары турында мәгълүмат буклетлары рәвешендә мәгълүмат бирелде. Мөрәҗәгать итүче гражданнардан җиткерелгән сорауларга кагылышлы аңлатмалар бирелде һәм барлыкка килгән хәлләрне җайга салуда хокукый ярдәм күрсәтелде. 

Халыкның хокукый белем дәрәҗәсен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, гражданнарны консультацияләп, чара уздырылды. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге вәкилләре катнашты. Килгән халыкның күпчелеген туклану продуктларына бәяләрнең югары булуына бәйле; сыйфаты тиешле булмаган товарларны кайтару һәм алмаштыру, срокларның бозылуы турында; яраклылык вакыты узган товарларны сатып алганда нәрсә эшләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге һ.б. турындагы мәсьәләләр кызыксындыра иде. Кулланучылар өчен кулай урында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы төрле тематиканы колачлаган буклетлар, "Вестник потребителя Татарстана" газеталары урнаштырылды һәм территориаль органның визиткалары таратылды.

Чаллы шәһәре төзелеше турында да, шәһәр барлыкка китерүче предприятие "КАМАЗ" заводы төзелеше турында да В.В.Маяковский шигыренең шушы юллары белән әйтергә мөмкин.Чаллы шәһәре мэриясе бинасында "КАМАЗ"ның 50 еллыгына багышланган фотокүргәзмә оештырылды. Тарихи архив фотоматериаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләрен дә битараф калдырмады. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре фотокүргәзмәдә булды, шәһәрне һәм заводны төзү тарихы белән танышты. Дәүләт архивларында сакланып калган документларга караганда, рус елъязмаларында  Чаллы тәүге мәртәбә 1626 елда искә алына. 1626 елда шәхсән патшага буйсынган Алабуга авылында "яңа алабугалы крестьяннар җәмгыяте" оешкан, шул ук елны җирлекнең бер өлеше Чулман елгасын кичеп, икенче бер авылга нигез салган, әүвәл ул Чалнинский починок атамасын йөрткән. Соңрак Береговые, Бережные һәм, ниһаять, Яр Чаллы булган. Яр Чаллы – бай тарихи үткәне булган кала. Бүген Чаллы шәһәрендә 80 артык милләт вәкиле яши, 22 милли-мәдәни җәмгыять оештырылып, эш алып бара. Чаллы яшь шәһәр – биредә 100 меңнән артык бала, шул исәптән 20 меңгә якыны – студент. Чаллы – заманча матур кала, Татарстанның әһәмиятле сәнәгый үзәге, республика башкаласы Казаннан соң халык саны буенча – икенче. Соңгы ярты гасырда шәһәр алгарышлы рәвештә илебез автосәнәгатенең бер үзәгенә әверелде һәм биредә җитештерелә торган КАМАЗ зур йөк машиналары ярдәмендә бөтен дөньяга мәгълүм булды. "КАМАЗ" 1969 елда зур йөк машиналары җитештерү буенча Кама заводлар комплексы буларак оештырылган.

ПРЕДПРИЯТИЕНЕҢ КЫСКАЧА ТАРИХЫ

1969 елда КПСС Үзәк комитеты һәм СССР Министрлар Советының зур йөк автомобильләре чыгару буенча заводлар комплексын төзү турында карары кабул ителә. Аны урнаштыруның 70 варианты карала. Ул дәвердә әле кечкенә шәһәрчек Яр Чаллыны сайлап алалар. Аның өстенлекләре күзгә бәрелеп тора. Үзенең географик урыны буенча Чаллы элеккеге Союзның нәкъ “йөрәге”ндә урнашкан. Суднолар йөрешле Чулман һәм Идел елгалары, шулай ук тимер юлның якынлыгы төзелеш материаллары, чимал, җиһазлар, комплект өлешләр белән тәэмин итү, ә киләчәктә йөк машиналарын кулланучыларга җибәрү белән бәйле барлык мәсьәләләрне хәл итә. Эшчеләр һәм белгечләр, 70тән артык милләт вәкиле Яр Чаллыга төзелешкә агыла. Төзелеш мәйданчыгының үзендә 100 меңнән артык кеше эшли. Булачак автозавод ул чор өчен үтә заманча җиһазлар белән тәэмин ителә. Аны җиһазландыруда 700дән артык чит ил фирмасы, шул исәптән бөтен дөньяга танылган – Американың "Свинделл-Дреслер", "Холкрофт", "Сикаст", "Ингерсолл Рэнд", Германиянең "Бош", "Хюлле", "Либхер" , Италиянең "Морандо", "Эксцелла", "Фата", Франциянең "Рено", Швециянең "Сандвик", Япониянең "Камацу" һәм "Хитачи" корпорацияләре катнаша. 1969 елның 13 декабрендә Кама автозаводы төзелешендә тәүге чүмеч җир казып алына, предприятие елына 150 мең йөк автомобиле һәм 250 мең двигатель җитештерүгә исәпләнә. Чулман ярындагы заводлар комплексы 57 квадрат чакрымлы гаять киң территориядә җәелдерелә. Автозавод төзелеше белән беррәттән, ифрат зур коммуналь проблемалар хәл ителә. Йөзләрчә мең кешене "КАМАЗ" уңайлы торак, заманча уку йортлары, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре, күп санлы мәдәният, спорт, ял һәм күңел ачу объектлары белән тәэмин итә. Чаллы шәһәре халкының тормышы "КАМАЗ" заводы белән тыгыз бәйләнгән, чөнки бөтен Россиядән әле яп-яшь килеш безнең әти-әниләр шушы гигант төзлешенә килә һәм аларның горурланырлыгы да бар. Аларның хезмәте белән без – яшь буын да горурланабыз. 50 еллык юбилее хөрмәтенә Чаллы территориаль органы җитәкчелеге барлык КАМАЗ заводы эшчеләрен әлеге юбилей датасы белән котлый. Ныклы сәламәтлек һәм безнең "КАМАЗ"ның чәчәк атуын телибез.

 

Баулы районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре Мәскәү-Чиләбе федераль трассасының 1261 нче км хезмәт алып барганда шәхси ДЭУ Нексиа автомобилендә алкоголь продукциясен алып бару фактын билгеләгән, ә атап әйткәндә: 5, 35 һәм 40 литр сыешлы төрле пластик канистралар белән гомуми 90 литр күләмендә шәраб алып барылган.

Алкоголь продукциясен документларсыз гына алып барган Пермь кешесенең аңлатмаларына караганда, ул Минеральные Воды шәһәреннән 100 литрга якын шәрабне Уралга күчтәнәч сыйфатында алып барган. Хәер, хокук бозучылар өчен мондый аңлатулар гадәти хәл булып тора.

Законсыз әйләнештә булган алкоголь продукциясе тартып алынды, материал алга таба административ тикшерү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды.

2019 елның 28 мартында, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә халык белән үзара хезмәттәшлек итүне оештыру һәм бу өлкәдә кешеләрнең хокукый белем дәрәҗәсен арттыру максатында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Айрат Шәйхетдинов Казан шәһәренең Авангардная урамы буенча 74 йорт адресында урнашкан Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәктә чираттагы очрашуны уздырды.

Очрашу вакытында кулланучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1997 елның 15 августындагы 1025 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре турында аңлатылды. 

Халык белән очрашу вакытында кулланучыга шәхси эшкуар һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында кирәкле мәгълүматны бирү турында; шартнамә (квитанция) рәсмиләштерү турында; товар өчен түләү тәртибе; товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучының хокуклары турында; сатып алучыдан шикаятьләрне кабул итү һәм дәгъваларны карау сроклары турында сөйләштеләр.

Чарада катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, товарларны сатучы һәм хезмәт күрсәтүчеләр турында кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматның булуына карата таләпләр, хакы түләнгән товарга яки күрсәтелгән хезмәткә товар чекларын бирү, кайтавазлар һәм тәкъдимнәр кенәгәсен бирү турында аңлатып узылды.

2019 елның 27 мартында Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Альберт Саттаров җитәкчелегендә Алкоголь базарындагы хәлне җайга салу буенча координацияләү советы утырышы булды. Киңәшмәдә район территориясендә алкоголь базарындагы вәзгыятькә кагылышлы мәсьәләләр: 2019 елның 2 аенда алкогольле продукцияне сату турында, мобиль төркем эше турында, контрольлек эшчәнлегенең нәтиҗәләре, "Халык контроле"нә килгән заявкаларны карау, алкоголь продукциясен китертү һ.б. турында фикер алыштылар. Барлык мәсьәләләр дә комиссия рәисенең контроленә алынды. Координацияләү советының киләсе утырышы 2019 елның 24 апреленә билгеләнде.

ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган чараларга әзерләнү һәм аларны уздыруның 2019 ел планын үтәү максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Җиңү паркына бардылар.

Кайчандыр сазлыклы җирдән гыйбарәт булган парк территориясе әле узган гасырның 70 нче елларында ук үзләштерелә башлый. Анда агачлар һәм куаклар утыртыла, аларның саны Бөек Ватан сугышы чорында узган көннәр һәм төннәр исәбенә тигез була – 1418. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50 еллык юбилее мемориаль комплекс төзелеше тәмамланган чорга туры килә, Казандагы Җиңү паркы исә тулысынча 2005 елда, бөек бәйрәмнең 60 еллык юбилее уңаеннан ачылды.

Казанның Җиңү паркы 27 ел төзекләндерелә. Шушы вакыт эчендә Бөек Ватан сугышы чорында файдаланылган күп санлы объектлар туплана.

Мәңгелек ут мәрмәрдән ясалган табличкалы пантеон белән әйләндереп алынган. Аларда сугышта катнашкан, Советлар Союзы Герое мактаулы исеме бирелгән ике йөз кешенең исеме, шулай ук Дан орденына лаек булган егерме тугыз кавалер исеме чокылган. Янәшәсендә Татарстан Республикасында формалаштырылган җиде ату дивизиясенең макетлары урнаштырылган. Һәр ел саен 9 май көнне паркта шәһәр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең чираттагы бәйрәм елын билгеләп үтә. Бу көнне биредә күпсанлы тантаналы чаралар уза: концертлар һәм ачык һава астында төрле тамашалар, уен һәм спорт ярышлары, Мәңгелек утка чәчәк салу йоласы гамәлгә ашырыла.

Паркның эчке бер өлешендә бирегә килгән кунаклар өчен биеклеге 42 метрлы Җиңү һәйкәле урын алган. Аның нигез өлешендә олпат хәрбинең һәм кулларында сабый бала тоткан кайгыртучы ананың сыннары бар.

Күп шәһәрләрдәге мондый парклар үз территориясендә хәрби техника музейларын да урнаштыра. Казанның Җиңү паркында хәрби техника мәйданчыгы бик зур. Биредә мөмкин булган барлык төр танклар, артиллерия кораллары, вертолетлар, самолетлар урнашкан; барча техниканың торышы да яхшы хәлдә.

Паркта баш ию урыны бар, ә аллеяның һәрберсе билгеле бер гаскәр төренә багышлана. Аналар һәм толлар аллеясы да бар.

 


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Инспекция җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структура бүлекчәләре җитәкчеләре белән ай саен уздырыла торган хисап киңәшмәсе узды. 2019 елның февраль аенда алкоголь базарындагы торышны контрольдә тоту буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эш йомгаклары турында доклад белән җитәкче урынбасары Рөстәм Арсланов чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең төп бурычы – республикада кулланучыларның якланганлык дәрәҗәсенең иң югары ноктасына ирешү турында җитәкче урынбасары Фәннур Хәммәтов чыгыш ясады. Киңәшмә барышында максатчан тикшерүләрнең нәтиҗәләре турында җиткерелде, территориаль органнарның гамәли эшчәнлегендә коррупциячел хәлләр исемлеген куллану формалары һәм нәтиҗәләре турында, персональ белешмәләрне яклау торышы турында сөйләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International