ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Артык чыгымнар тотмыйча гына сатып булганда, нигә әле алкоголь продукциясен ваклап сатуга лиценция булдыру, җайланмалар урнаштыру һәм аны БДАМС системасына тоташтырган өчен акча сарыф итәргә, ди. Казан шәһәренең Париж Коммунасы урамында урнашкан "Каретный двор" кафесында, күрәсең, шулай фикер йөрткәннәр.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, гражданнарның аң булуы аркасында, югарыда күрсәтелгән адрес буенча тиешле рөхсәттән (лицензиядән) башка гына алкоголь продукциясен сату фактын инде беренче генә ачыкламый. Алдагы шундый ук хокук бозу очрагыннан соң бина хуҗаларына лицензия алу өчен кирәкле барлык документларны да җыярга тәкъдим ителсә дә, эшкуарлар болай да ярап тора, дип карар иткән, күрәсең. Ләкин 2017 елдан башлап алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендәге хокук бозулар өчен җаваплылыкның катгыйлануын, штраф суммаларының шактый артуын исәпкә алмаганнар.

Ә иң мөһиме – мондый биналарга килүчеләр билгесез урында җитештерелгән алкогольне эчеп, үзләренең сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин.  

Эшкуарлар белән уздырыла торган профилактика эшенә, алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә гамәлдә булган законнарның барлык үзгәрешләрен аңлатып торуга карамастан, кайбер бизнес вәкилләренә "диңгез тубыктан". "Халык контроле" ДМС системасына килгән мәгълүматны тикшерү буенча уздырылган чираттагы рейдларның нәтиҗәләре билгеле. Мисал өчен, Казан шәһәренең Голубятников урамында урнашкан стационар булмаган объектка бәйле рәвештә сыра һәм сыра эчемлекләре берничә тапкыр тартып алынган эшкуарларның берсен, закон бозуын дәвам иткәне аркасында, янә административ җаваплылыкка тарттылар.  2018 елның сентябрендә әлеге адрес буенча шундый ук объект инде сүтелгән иде. Хәзер шул ук урында диярлек яңасы пәйда булган. Әлеге мәгълүмат объектны сүтү буенча чаралар күрү өчен вәкаләтле органга юлланган.

Шулай ук төнге чорда алкоголь сату эше дә дәвам итә. Мондый фактлар Казан шәһәренең Солидарность һәм Лукин урамнарындагы сәүдә объектларында ачыкланган.

Казанда "Казан дусларын каршы ала"  II Россиякүләм фестиваль-конкурсы ачылды. Конкурска гомуми белем бирү мәктәпләреннән иҗат коллективлары һәм солистлар, һәвәскәрләр дә, профессиональ колективлар да, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләреннән төрле жанр һәм юнәлеш буенча өлкән коллективлар килде.

Фестивальнең максаты һәм бурычлары Россия Федерациясе территориясендә яшәүче барлык халыкларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау нигезендә үсеп килүче яшь буынны гражданин-патриот итеп тәрбияләүдән гыйбарәт. Балаларны һәм яшүсмерләрне Россия тарихын өйрәнү, шәһәрдәге тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне карау нигезендә төрле яклап үстерү. Буыннан-буынга күчеп килүче гореф-гадәтләр нигезендә яшүсмердә әхлакый тотрыклылык формалаштыруга булышлык итү. Талантлы башкаручыларны, иҗат коллективларын һәм декоратив-кулланма сәнгать осталарын ачыклау. Халык иҗатының үзенчәлеклелеген саклауны стимуллаштыру һәм моңа ярдәм итү. Балаларны һәм яшүсмерләрне берләштерү.

"Крутушка" шифаханәсе залы сәхнәсендә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән иҗат коллективлары вокал (эстрада, халык, хор белән җырлау, казакъ җырлары, автор җырлары); хореография (дөнья халыклары биюе, эстрада биюе, заманча бию, халык биюе); музыка коралында уйнаучылар (эстрада, халык, оркестрлар); нәфис сүз; фольклор; рәссам-дизайнерлар, модельерлар, театрлар һәм мода студияләре номинацияләрендә чыгыш ясады.

Фестивальне төп оештыручылар: Россия хәрби-тарихи җәмгыяте; Россиянең һәм Чит илләрнең Казакъ-хәрбиләр берлеге; Россия ДОСААФ; "Зарница" патриотик тәрбия һәм туристлык үзәге" автоном коммерциясез оешмасы.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре дә читтә кала алмады – әлеге кызыклы чарада катнаштылар.

Белгечләрнең моңа охшаш чараларда катнашуы традициягә әйләнде һәм без, әлеге юнәлеш алгарышлы рәвештә үсеш алыр, дип өметләнәбез.

2019 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Гөлүсә Әхмәтҗанова Питрәч муниципаль районында Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәккә килүчеләр белән очрашу уздырды.  Очрашу вакытында кулланучыларга хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде, кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматның булуы, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, кайтавазлар һәм тәкъдимнәр кенәгәсен бирү турында таләпләр аңлатылды.         

Бирелгән сорауларга аңлатмалар бирелде, беренче ярдәм күрсәтелде, мәгълүмати материаллар таратылды.

2019 елның мартында Алабуга муниципаль районының "2 нче балалар сәнгать мәктәбе" балаларга өстәмә белем бирүче муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" темасына балалар өчен рәсем конкурсы уздырылды. Конкурста 11-12 яшьлек яшь рәссамнар катнашты. Конкурсны уздыру Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган иде. "Персональ белешмәләрне, социаль челтәрләрнең куркынычсызлыгын саклагыз" – балаларның рәсемнәре шул теманы яктырткан. Конкурста катнашучыларның һәркайсы пумала һәм буяулар ярдәмендә конкурс темасын ничек күзаллавы хакында чагылдырган. Конкурста җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга бүләкләр биреләчәк.  

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет күчмә киңәшмә уздырды. Чара Россия сыра кайнату флагманы – "Татсприртпром" АҖ "Белый Кремль" сыра кайнату заводының конференцияләр залында үтте. Утырыш кысаларында Иҗтимагый совет әгъзалары заводның сыра кайнату производствосы белән танышты. Киңәшмә барышында республика җитештерүчеләренең сыра продукциясен җитештерү һәм әйләнештә йөртүен тикшерүдә тоту торышы турындагы мәсьәләләр хакында сөйләштеләр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция эшчәнлеге тәҗрибәсендә эшкуарларның хокукларын яклауны тәэмин итү турында сүз барды.


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, "Алкоголь" операциясен уздыру барышында Әлмәт шәһәрендәге сыра кибетләренең берсендә тиешле товар-теркәү документларыннан башка сыра һәм сыра эчемлекләрен сату факты билгеләнде. Карау барышында төрле атамадагы 409 литр сыра һәм сыра эчемлеге легаль булмаган әйләнештән алынды. Намуссыз сатучыга карата гамәлдәге законнар нигезендә чаралар күреләчәк.

ТР Әтнә муниципаль районының Күнгәр авыл җирлегендә гражданнар кабул ителде, әлеге чарада авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина катнашты.

Чараның максаты халыкны агартудан һәм, сатучы тарафыннан хокуклары бозылган очракта үзләренең кулланучы буларак законлы хокукларыннан файдалана алсыннар һәм үз мәнфәгатьләрен яклый алсыннар өчен, аларның кулланучы буларак белем дәрәҗәсен арттырудан гыйбарәт иде.

Очрашу барышында гражданнарга кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарның нормалары турында җиткерелде, товарның сыйфатына, куркынычсызлыгына карата, мәгълүмат алу, зыянны каплау буенча кулланучының төп хокуклары турында бәян ителде. Сатучы бәхәсне дәгъва белдерү тәртибендә, судка кадәрге тәртиптә хәл итүдән баш тартканда каралган мөрәҗәгатьләрдән һәм суд тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде.  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Интернеттагы "Кулланучыларның хокукларын яклау" сайтының эше турында да искәртелде, анда дәгъва үрнәкләрен һәм күп кенә файдалы һәм кирәкле мәгълүматларны табарга була. Белгечләр Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итә алу мөмкинлеге турында да искәртеп узды.


26
март, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция  җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм  кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны кабул итә. Гражданнарны кабул итү барышында алкогольле продукцияне ваклап сатуны лицензияләү; кулланучыларның хокукларын яклау буенча дәгъва эшчәнлеген гамәлгә ашыру; башка контроль хезмәтләре һәм хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сүз барды.

Арча муниципаль районында 2019 елның ике айлык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә күзәтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларның типик хокук бозуларына күзәтү ясау мәсьәләсе буенча эшче штабның киңәйтелгән утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International