ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре "Хезмәт ветераннары өчен пансионат" МАҖ ял итүчеләр белән тыгыз багланышта торуын дәвам итә. Әлеге пансионатка Татарстан Республикасының якын районнарыннан килеп ял итүче пенсионерларга социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-педагогик, социаль-психологик, социаль-хокукый кебек хезмәтләр күрсәтелә. Пансионатта ял итүчеләрнең барысы да, биредә сәламәтлекләрен яхшыртып кына калмыйча, яшьтәшләре арасында ял итә, шул ук вакытта кулланучы буларак белем дәрәҗәсен дә күтәрә ала.

"Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне"н уздыру һәм хокукый белемнәрне арттыру кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре пансионатта ял итүчеләр белән очрашты. Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне 15 мартта узачак. 2019 елда ул "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында уза. Смарт-продуктлар – икенче төрле әйткәндә, "акыллы электроника": телевизорлар, сәгатьләр, тавышлы ярдәмчеләр һ.б. Алар Интернетка тоташу үзлеге булуы белән аерылып торалар.

Белгечләр ял итүчеләргә даими рәвештә кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нигезләрен аңлатуга багышланган укытулар уздыра. Очрашулар "Түгәрәк өстәл", "Сорау-җавап", "Гамәли дәресләр", "Хосусый очрашу" форматында уза.

Белгечләр тарафыннан уздырылган консультацияләр пенсионерларга үз хокукларын грамоталы итеп якларга, кирәк булганда, дәгъва хаты төзергә булыша.

Пансионатта ял итүчеләргә "Ремонт чорына башкасын биреп тору яки аналогик товарга алмаштыру турында таләп кагылмый торган, озак файдаланудагы товарлар исемлеге", "Бурычка алучының кулланучы кредиты: бурычка алучы белешмәлеге", "Кредит картасы" темаларына буклетлар тапшырылды. ТР Чаллы территориаль органының 71-43-03 телефон номеры буенча "Кайнар линия" эше турында мәгълүмат бирелде.

Очрашу азагында белгечләр пенсионерларга яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм сыйфатлы смарт-продуктлар теләде.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органы белгечләре гражданинның 2019 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" ДМС мөрәҗәгате буенча, административ тикшерү кысаларында, Чистай районының Йолдыз поселогында урнашкан "Йолдыз" кибетенә бардылар.

Визуаль карау барышында билгеләнгәнчә, "Йолдыз" сәүдә объектының стационар булмавына күрсәтүче билгеләр бар – фундаменты, инженер коммуникацияләре юк. Әлеге сәүдә объектында алкоголь продукциясенең, шул исәптән сыраның, сатылмавы турында мәгълүмат юк иде.

Контроль чаралар барышында әлеге кибеттә эшчәнлек башкаручы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең склад бүлмәсендә яраклылык вакыты узган, өч атамалы сыра булуы ачыкланды. Әлеге сырага товар документлары, шулай ук сәүдә объектының стационар булуын раслаучы документлар да күрсәтелмәде. Моннан тыш, мәҗбүри тәртиптә ярашлылыкка расланырга тиешле продукцияне исәпкә алу һәм сату тәртибе дә бозылган. Гамәлдәге законнар нигезендә хуҗалык итүче субъекттан 14,5 литр алкоголь продукциясе тартып алынды.

Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү эше алып барыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында республика мәктәпләрендә "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" темасына тематик дәресләр уздырыла.

Түбән Кама районының 1 нче санлы Кама Аланы урта мәктәбендә, Сарман районының "Сарман гимназиясе" МБМУ, Зәй районының Сәвәләй урта мәктәбендә һәм 1 номерлы Зәй урта мәктәбендә Түбән Кама территориаль органы белгечләре мәктәпләрдә укучылар арасында тематик дәрес-практикумнар, кулланучыларның хокукларын һәм кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә законнарны аңлату буенча әңгәмәләр уздырды. Сатып алыначак әйбергә һәм интернет-ресурслардан файдалануга кагылышлы нигезле карарлар кабул итә алсын өчен, белгечләр төгәл һәм аңлаешлы мәгълүмат алу буенча кулланучылар хокукына махсус игътибар юнәлтте. 

Техник катлаулы товарлар һәм финанс хезмәтләре категориясе тыңлаучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Иң еш бирелә торган сораулар арасында товар өчен түләү һәм аны китертү, сату-алу шартнамәсен гамәлдә түгел дип тану, гарантия срокларыннан тыш кулланучыларның хокукларын яклау, өстәмә хезмәтләр һәм товарларны нигезсез рәвештә алырга өндәүдән яклау ысуллары аерылып тора. Тыңлаучыларның белемнәрен ныгыту максатларында мәгълүмат материаллары һәм белешмәлекләр таратылды.

Хәзерге тормышта "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" закон принциплары еш бозыла. Шуның аркасында күп кешеләр үз сорауларына җавапны челтәрдән эзли, чөнки төрле хәлләрдә бәхәсләр барлыкка килә.

Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне уңаеннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге, Татарстан Республикасының Арча муниципаль районы базарларында кизү торулар һәм консультацияләү өстәлләре оештырып, гражданнар арасында агарту эшчәнлеге уздыра. Әйтик, 7 март көнне шәхси эшкуар Г.Р.Вафина сәүдә комплексында кизү уздырылды.

Хезмәткәрләр сатып алучыларга аларның хокуклары турында аңлата, әлеге өлкәгә кагылышлы документларга анализ үткәрә, бәхәсле сорауларны хәл итә. Кайбер очракларда хәл итеп бетереп булмый, кулланучының хокукларын дөрес итеп яклау өчен фәкать суд кына ярдәм итә ала.

Ваклап сәүдә итү мөнәсәбәтләре кайбер кагыйдәләрнең үтәлүен таләп итә. Һәрчакта да сату-алу шартнамәсен төзергә кирәк. Товар хакы, бәя кәгазендә язылганча, төгәл билгеләнгән булып санала. Әлбәттә инде, кулланучы аны хакы буенча сатып алырга әзер. Алыш-биреш ясаганда товарга, аның сыйфатына, саклау шартларына кагылышлы барлык мәсьәләләр хакында да алдан сөйләшенергә тиеш. Аның төргәге тулысынча тиешле рәвешенә туры килергә тиеш. Низаглы хәлләрне белгечләр ике як арасында җайга сала.

Кулланучылар – физик затлар товарлар белән сәүдә итү, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә барлыкка килә торган проблемалы хәлләрне җайга салу өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гүзәл затларны яз бәйрәме – 8 март белән чын күңелдән тәбрик итә.

Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә казанышлар телим. Уңышлар һәрчак юлдаш булсын сезгә! Яратып, яратылып яшәгез!


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы гүзәл затларны якынлашып килүче яз бәйрәме белән котлый һәм искәртә: арзан бәядән сатып бетерү яки акция буенча алынган товарны кайтарырга яки алмаштырырга мөмкин. Билгеле булганча, яз ае – товарларны арзан бәядән сатып бетерү һәм төрле акцияләр уздыру, бәйрәм кәефен күтәрү өчен файдалы сатып алулар чоры. Хөрмәтле сатып алучылар! Әгәр акция буенча сатып алынган товар теге яки бу сәбәпләр аркасында сезгә туры килми икән, аны кыю рәвештә киредән кибеткә илтеп бирә аласыз. Арзанлы бәядән сатып бетерү вакытында алынган товарларны кайтару һәм алмаштыру буенча законнарда бернинди дә чикләүләр каралмаган


5
март, 2019 ел
сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Түбән Кама территориаль органы белгечләре Түбән Каманың популяр товарлар сатучы "Континент" интернет-кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар базары өлкәсендәге законнарны аңлату буенча тематик очрашу уздырды, бу вакытта, гражданнар интернет-ресурслар аша сатып алуга һәм аннан файдалануга кагылышлы нигезле карар кабул итә алсын өчен, кулланучыларның төгәл һәм аңлаешлы мәгълүмат алу хокукына махсус игътибар бирелде. Әлеге интернет-кибеттә тәфсилле тасвирламалар, сыйфатламалар һәм фотографияләр белән төрле товарлар: техника, электроника, уенчыклар, бәйрәм бүләкләре һәм каталог буенча күп кенә башка әйберләр сатыла, икенче төрле әйткәндә, дистанцион ысул белән тәкъдим ителә

2019 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

ТР Арча муниципаль районының Яңа Кенәр китапханәсендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә мәктәп укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча очрашу үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре оештырды, алар укучыларны "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезләмәләре белән таныштырды

Һәр машина йөртүчегә үз автомобиленә кечкенә генә булса да ремонт ясатырга туры килә, әйтик, тәгәрмәч тишелү кебек нәрсәләрдән котылып калып булмый. Әгәр элек тәгәрмәч төзәтү белән берлектә кул мускулларын ныгытып алу мөмкинлеген бирә торган кул насосы тугры юлчы булган булса, хәзер автомобиль хуҗалары карамагында төрледән-төрле автомобиль компрессорлары бар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International