2025 елның декабрендә спирт һәм алкоголь продукциясен җитештерү һәм әйләнеше күләмнәре турында белешмәләр 2026 елның 01 гыйнварыннан 16 гыйнварына кадәр автоматлаштырылган рәвештә кабул ителәчәк.
Дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга бүләкләр алу, хезмәт күрсәтүләрне, милекне вакытлыча файдалануга һәм башкарылган эшләрне дә кертеп, хәзер закон тарафыннан катгый тыела. Бу чикләү даими нигездә эшләүче барлык дәүләт хезмәткәрләренә, шулай ук кайбер оешмаларның хезмәткәрләренә кагыла.
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында район территориясендә алкоголь продукциясен, шул исәптән сыра һәм сыра продукциясен ваклап сатучы эшмәкәрлек субъектларын чакырып киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов катнашты, ул үзенең нотыгында Чирмешән районының алкоголь базарындагы вәзгыять турында сөйләде. Читтән кертелә торган алкоголь продукциясен 11 айда сатуга Анализ ясау 40 мең литрдан артык сатылганлыгын күрсәтте.
Бөгелмә районында гражданинның үз өеннән үк законсыз рәвештә алкоголь сатуы ачыкланган. Аңардан гомуми күләме җиде литрга якын алты шешә алкоголь тапканнар һәм тартып алганнар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Әтнә районындагы М.Ш. Вәлиуллина шәхси эшмәкәрлек предприятиесенең сәүдә объектында сатучылар өчен укулар үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру максатында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә халык өчен төрле чаралар оештыра.
Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова Иваново мәктәбе укучыларына «сатучылар хәйләләренә ничек эләкмәскә»дигән позция укыды. Ул мәктәп укучыларына ташламалар һәм акцияләр турындагы якты лозунгларның еш кына намуссыз сатучылар тарафыннан файдаланылуын искәртте. Чекны һәм акцияләрнең шартларын саклау мөһим, чөнки акция товарны кире кайтаруга яки алмаштыруга комачауламый.
2025 елның 17 декабрендә Чистай шәһәрендә «Белый Кремль» сыра заводы ҖЧҖнең дегустация залында алкоголь продукциясе буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең күчмә утырышы булды.
Көн тәртибендә - «Белый Кремль» сыра заводыҖЧҖ продукциясен ачык дегустацияләү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша Чистай шәһәрендә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итеп, алдан түләнгән җиһазларны китерү срогы бозылган очракларда законнарны аңлатуны сорады. Хатын-кыз юбилейга үзенә бүләк ясарга карар кылган һәм кухня гарнитурын сату-алу килешүе төзегән, товар бәясенең 50% күләмендә алдан түләгән.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге әйдәүче экспертлары шәхси эшмәкәрләр белән кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Катнашучылар клиентларның шикаятьләре белән эшләү, товарларны кире кайтару һәм алмаштыру, сатып алучыларга мәгълүмат бирү һәм гарантия йөкләмәләрен үтәү буенча тәкъдимнәр алдылар. Эшмәкәрләр мәгълүмати материаллар белән таныштылар һәм белгечләргә сораулар бирә алдылар.