Без төрле булсак та, безне берләштерә торган нәрсәләр бар. Мәсәлән, безнең барыбыз да – кулланучы. Көн саен азык-төлек, көнкүреш әйберләрен сату-алу, хезмәт күрсәтүләргә заказ бирү кебек хокукый мөнәсәбәтләргә керәбез. Яңа телефон, телевизор яки тун сатып алдык, ә алар сыйфатсыз булып чыкты, ди. Ә кибеттә акчаны кире кайтарудан яки товарны алыштырудан баш тарталар. Күпләр, мондый хәлгә эләгеп, теләнгән нәтиҗәгә ирешү өчен нәрсә эшләргә, кая мөрәҗәгать итәргә, ничек дөрес итеп шикаять язарга кирәклеген белми. Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны киң колачлы пропагандалау, кулланучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан чыгып, гражданнарны даими рәвештә кабул итү зарур.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында яшәүчеләр өчен күчмә кабул итү үткәрде.
Кабул итү барышында гражданнарга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды.
Товарларны сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең, хезмәт күрсәтүчеләрнең күбесе, дөрес төзелгән дәгъваларны күргәч, эшне судка кадәр җиткермәскә тырыша һәм кулланучыларның законлы таләпләрен канәгатьләндерә.