ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре чәк-чәк музеенда булды

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында чәк-чәк музеенда булдылар.

Музей 2014 елның сентябрендә Дмитрий Полосин һәм Раушана Сөләйманова инициативасы белән ачылды, 2015 елда ул, XIX гасыр башында Иске Татар бистәсендә Вафа Бигаевның борынгы сәүдәгәрләр йортына күчеп, урынын алыштырды.

Борынгы әбиләр сандыгы, тула самавыры, берничә татар милли костюмы, борынгы сәгатьләр, татар табыны (традицион татар өстәле) һәм патефон музейдагы атмосфераны ассызыклый. Музей диварларында милли киемнәр һәм борынгы фоторәсемнәр, көнкүреш әйберләре һәм хәтта диварга эленгән чабаталар – йорт хуҗасының хәлле булу дигәнне аңлата, чөнки чабаталар  хәерчеләр аяк киеме дип саналган. Матур орнаментлы бизәкле алъяпкычлар халык тарихының бер өлеше булып тора — татар хуҗабикәләре хәтта өй шартларында да матур, пөхтә киенергә яраткан. Предметларның күбесе музейны булдыручылар гаиләсеннән тапшырылган.

Чәк-чәкнең барлыкка килүе турында төгәл чыганак юк. Бер версия буенча, аның исеме «чәк» сүзеннән —  яки вак дигәнне аңлата.

Чәк-чәк музее – чәй табыны артында борынгы татар халкының көнкүреше белән танышу, татарларның гадәтләре, традицияләре белән танышу, милли ризык булган чәк-чәк әзерләү серләре белән тыншу урыны.  

Бу гадәти булмаган музей - монда витриналар юк, ә өйдәге барлык предметлар да ата-бабаларыбызның кул җылысын саклыйлар кебек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International