Профилактик визитлар үткәрелде

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатында кайбер хуҗалык итүче субъектларга («Милена» ҖЧҖ, «Т-УРС» ҖЧҖ, «Пегас» ҖЧҖ, «Тндер» АҖ, «Юлалко» ҖЧҖ) профилактик визитлар үткәрделәр.

Профилактик визитлар барышында контрольгә алынган затлар үз эшчәнлекләренә карата мәҗбүри таләпләр турында мәгълүмат бирделәр.

«Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы, бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында теркәүнең мәҗбүри таләпләре аңлатылды (БДАМС) алкоголь продукциясен ваклап сатучы затлар алкоголь әйләнеше турында мәгълүматлар, алкогольле продукцияне ваклап сату күләмен декларацияләүгә мәҗбүри таләпләр аңлатылды.

Контроль объектына карата үткәрелә торган контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында, вазифаи затларның гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәр шикаять бирү мөмкинлеге турында, 31.07.2020 елның 248-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру барышында кабул ителгән карарлар турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International