Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан даими нигездә ведомствога караган районнарның хуҗалык итүче субъектларында хокукый белемнәрне арттыру буенча чаралар үткәрелә.
Агымдагы елның февраль ахырында «Разливной Бистро» сәүдә объектында эшмәкәр А.Гришин игътибарына «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елдагы РФ Законының төп нигезләмәләре, ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре, алкогольле продукцияне сату кагыйдәләре җиткерелде, сыра продукциясенең яраклылык срокларын үтәү турында тәкъдимнәр бирелде.
- Без сатыла торган товарларның яраклылык срокларын һәрвакыт күзәтеп барырга тырышабыз, чөнки без гадел бизнес өчен, - дип өстәде очрашу ахырында кибет хуҗасы.