Азнакайда профилактик визит үткәрелде

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре Лилия Мурзина алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендәге хокук бозуларны кисәтү максатыннан хуҗалык итүче субъектка карата профилактик визит үткәрде.

Профилактик визит барышында контрольдә тотылган затка алкогольле продукция әйләнешен җайга салучы закон таләпләре аңлатыла, атап әйткәндә, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы; бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (ЕГАИС) алкоголь продукциясе әйләнеше турында мәгълүматны ваклап сатуны гамәлгә ашыручы затлар тарафыннан фиксацияләүгә мәҗбүри таләпләр; алкогольле продукцияне ваклап сату күләмен декларацияләүгә мәҗбүри таләпләр. Контроль объектына карата үткәрелә торган контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы, вазифаи затларның гамәлләренә (гамәлсезлегенә) судка кадәр (судтан тыш) шикаять бирү мөмкинлеге, региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру барышында кабул ителгән карарлары турында контрольдә тотыла торган затны мәгълүматлаштыру, 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре хакында искәртү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International