Чираттагы профилактик чараны (профилактик визит) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре Лилия Степанова Бөгелмә районы Соколка авылында сыра һәм сыра эчемлекләре сатучы шәхси эшмәкәргә карата уздырды.
Профилактик визит инспекторлар тарафыннан эшчәнлек алып барылган урын буенча профилактик әңгәмә формасында яки видео-конференция элемтәсен куллану юлы белән үткәрелә. Визит барышында контрольдә тотылган кешегә аның эшчәнлегенә яки аңа караган контроль объектына карата куелган мәҗбүри таләпләр турында хәбәр ителә.