Контрольдә тотылган объект хезмәткәрләренә закон таләпләре аңлатыла

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

17 майда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Ютазы районының Урыссу бистәсендә хуҗалык итүче субъектка карата профилактик визит үткәрде.

Профилактик визит - дәүләт контроле органы тарафыннан контрольдә тотылган затның эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча яки видеоконференц-элемтәне куллану юлы белән әңгәмә формасында үткәрелә торган чара төре.

Профилактик визит барышында контрольдә тотылган затка аның эшчәнлегенә куелган мәҗбүри таләпләр турында хәбәр ителә.

Контрольдә тотылган затка алкогольле продукция әйләнешен җайга салучы закон таләпләре, атап әйткәндә, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы, бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (БДАМС) алкоголь продукциясе әйләнеше турында мәгълүматны аны ваклап сатучы затларны теркәү, алкогольле продукцияне ваклап сату күләмен декларацияләүгә мәҗбүри таләпләр. Контроль объектына карата үткәрелә торган контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы, вазифаи затларның гамәлләренә (гамәлсезлегенә) судка кадәр (судтан тыш) шикаять бирү мөмкинлеге, региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру барышында кабул ителгән карарлары турында контрольдә тотыла торган затны мәгълүматлаштыру, 2020 елның 31 июлендәге 248 номерлы Федераль закон нигезләмәләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International