Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында Түбән Кама шәһәрендәге кафега карата профилактик визит үткәрделәр.
Әлеге юридик зат бер ел элек җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия алган.
Профилактик визит - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вазыйфаи заты (инспекторы) тарафыннан контрольдә тотылган затның эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча профилактик әңгәмә формасында яисә видеоконференцэлемтәдән файдалану юлы белән үткәрелә торган профилактик чара. Профилактик визит үткәрү тәртибе һәм вакыты 248-ФЗ номерлы Федераль законның 52 статьясында билгеләнгән.