«Магнит» кибетендә профилактика визиты уздырылды

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Кулланучылар базарында һәм алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре тарафыннан Кукмара шәһәрендә урнашкан «Тандер» АҖгә караган «Магнит» кибетендә профилактик визит үткәрелде.

Чара кысаларында алкогольле продукцияне сату өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде, аның барышында «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның төп нигезләре аңлатылды.

Белгечләр алкогольле продукцияне сатуда мөмкин булган хокук бозулар, алкогольле продукцияне сату өлкәсендә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча чаралар, шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында мисаллар китерделәр.

Әлеге чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре дә күтәрелде. Сәүдә оешмасы хезмәткәрләренә Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International