Профилактик визит үткәрделәр

2023 елның 20 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лилия Степанова сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.

Контрольдә тотылган затка алкогольле продукция әйләнешен җайга салучы закон таләпләре җиткерелде, атап әйткәндә, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы, бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (БДАМС) алкоголь продукциясе әйләнеше турында мәгълүматны аны ваклап сатучы затлар теркәү, алкогольле продукцияне ваклап сату күләмен декларацияләүгә мәҗбүри таләпләр.

РФ Хөкүмәтенең 30.11.2022 елның 2173 номерлы карарына ярашлы рәвештә сыра, сыра эчемлекләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре аңлатыла («Честный Знак» маркировкалау системасы).

Чара барышында түбәндәге темаларга видеороликлар карау буенча тәкъдимнәр бирелде: тикшерүләр үткәргәндә эшмәкәрнең хокуклары, кисәтү алган очракта эшмәкәрнең гамәлләре, 2022-2023 елларда бизнеска ярдәм итү чаралары, шулай ук «Тикшерелгән бизнес» интернет – порталында сораштыру узарга киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International