2023 елның 23 ноябрендә Кукмара районы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сатуны гамәлгә ашыручы шәһси эшмәкәр М.М.М. һәм Кукмара РПК сәүдә объектларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре тарафыннан алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү буенча профилактик визит үткәрелде.
Әлеге чарада сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр күтәрелде, атап әйткәндә: «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү турында» 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның төп моментлары аңлатылды. Шулай ук Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезләмәләренә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләренә һәм башкаларга аңлатмалар бирделәр.
Чара барышында мәгълүмати буклетлар таратылды. Сәүдә оешмалары җитәкчеләре һәм сатучылары әлеге чараны оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләренә рәхмәт белдерделәр.