Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы инициативасы буенча туристлык хезмәтләре күрсәтүгә шартнамәне өзү өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап шәһәр кешесе телефон аша мөрәҗәгать итте.
Граждан тур өчен түләгән, ләкин тормыш шартлары аркасында аның сәяхәткә чыгу мөмкинлеге юк. Ир кеше сорау бирде:
- Түләүле турдан баш тартып, акчаны кире кайтарып буламы?
Кулланучыга гамәлдәге законнар нигезендә аңлату бирелде:
- Туристлык хезмәтләрен күрсәтү «Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» 1996 елның 24 ноябрендәге 132-ФЗ номерлы Федераль закон белән көйләнә, ә махсус закон белән җайга салынмаган өлешендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында»1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Федераль закон белән җитәкчелек итәргә кирәк.
Шартларның нык үзгәрүе сәбәпле туристлык продуктын сату турында килешүне өзү «Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында»гы 10-ФЗ статьясында каралган. РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 32 маддәсе нигезендә, кулланучы, әлеге килешү буенча йөкләмәләрне үтәү белән бәйле чыгымнарны башкаручыга түләү шарты белән, теләсә кайсы вакытта хезмәт күрсәтү турында килешүне өзәргә хокуклы.
Бу статья нормасын куллануның төп шарты - кулланучы башкаручыга килешүнең өзелүе турында хәбәр итәргә тиеш.
Әгәр башкаручы үз бурычларын тиешенчә үтәгән булса, ул милек югалтулары кичермәскә тиеш, шуңа күрә кулланучы башкаручы белән инде башкарылган эш өлеше өчен исәп-хисап ясарга, шулай ук аңа килешүне үтәү максатыннан баш тарткан вакытка кадәр ясалган чыгымнарны түләргә, ягъни башкаручыга чынлыкта тотылган чыгымнарны гына түләргә тиеш.
Хәбәр алганнан соң, башкаручы эшне (хезмәтне) башкаруны туктатырга тиеш. Әгәр дә башкаручы килешүне өзү турында хәбәр алганнан соң да эшне дәвам итсә, кулланучы аңа нинди дә булса чыгымнар өчен түләргә яки хәбәр алганнан соң башкарылган эш өчен бүләк түләргә тиеш түгел.
Шулай итеп, килешүне өзү өчен төп шарт – башкаручыга килешүне өзү турында хәбәр итү. Кулланучы башкаручыга үз планнары турында иртәрәк хәбәр иткән очракта, башкаручының чыгымнары кимү белән бәйле рәвештә үз акчасын кире кайтару ихтималы да арта. Чынлыкта чыгымнарны башкаручы документаль рәвештә расларга тиеш.
Кулланучыга башкаручыга үз ниятләре турында хәбәр итәргә киңәш ителә. Әгәр ул баш тартса, ул үзенең бозылган хокукларын кире кайтару өчен судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.