Визитның максаты - хокук бозуларны кисәтү

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Мөслим районында халыкка азык-төлек һәм эчемлекләр белән ваклап сату буенча хезмәт күрсәтүче эшкуарлык эшчәнлеге алып баручы субъект вәкиленә (ИП Закиров А.Г.) карата профилактик визит үткәрде.

Беренче чиратта, мәҗбүри профилактик визитлар билгеле бер өлкәдә эшчәнлек алып бара башлаган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен билгеләнгән. Шулай ук контроль объектлары гаять югары куркыныч, югары куркыныч һәм зур куркыныч категорияләренә кертелгән, яки гаять югары һәм югары куркыныч классына караган продукция җитештерүне яки сатуны гамәлгә ашыручы эшмәкәрләр, юридик затлар өчен. Контрольдә тотылган кешегә мәҗбүри профилактик визит уздыру турында ул уздырылганчы биш эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр ителә.

Игътибар итегез, профилактик визит тикшерү түгел. Аны үткәргәндә дәүләт контроле органы тарафыннан нинди дә булса чаралар күрелми, мәҗбүри таләпләрне бозуны бетерү турында күрсәтмәләр бирелми, кеше административ җаваплылыкка тартылмый. Шунысын да истә тотарга кирәк, профилактика чараларын үткәрүнең төп максатларының берсе - эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы затлар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү. Очрашу барышында эшмәкәрнең вазыйфаи затыннан сыра буенча декларацияләр тапшыру вакыты турында сорау килде. Белгеч закон нигезендә тулы җавап бирде.

Профилактик визит кысаларында сәүдә объекты вәкилләре үз эшләрендә үтәргә тиешле ваклап сату - алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләре турында хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International