Профилактик визит үткәрделәр

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатыннан, төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, Баулы шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.

Әлеге сәфәрне уздыруның нигезе булып әлеге сәүдә объектында җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең бер ел элек алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек алып баруга керешүе тора.

Хуҗалык субъекты вәкиленә РФ Хөкүмәте Карарына ярашлы рәвештә сыра, сыра эчемлекләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре аңлатылды.

Хезмәткәрләргә түбәндәгеләр хәбәр ителде:

- алкогольле һәм спиртлы продукция сатуда мөмкин булган хокук бозулар турында,

- бу өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча чаралар турында,

- алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә дәүләт төбәк контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында,

- әлеге өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 21 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законы,  Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Законы нигезләмәләренә һәм сәүдә кагыйдәләренә ярашлы рәвештә аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International