Профилактик визитлар турында

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» Федераль законга ярашлы рәвештә бизнес объектларында профилактик чаралар үткәрү хәзерге вакытта Татарстан Республикасында контроль (күзәтчелек) органнары эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

«Төбәктәге барлык профилактик визитлардан дәүләт хезмәтләре порталында бәяләмәләр алган профилактик визитлар өлеше» күрсәткече контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары рейтингы хисабына кертелгән.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталында (алга таба – Дәүләт хезмәтләре порталы) профилактик визитларны бәяләү буенча функционал гамәлгә ашырылган, шулай ук порталда monitoring.ar.gov.ru сылтама буенча профилактик визитларны бәяләү функционалы буенча инструкция белән тарату листовкалары макеты урнаштырылган: https://monitoring.ar.gov.ru/prevention.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International