Сәүдә объектында профилактик визит үткәрделәр

2024 елның 14 июне, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Алсу Мулланурова төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында Әлмәт районының Кузайкино авылындагы сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.

Әлеге сәфәрне уздыруның нигезе булып шәхси эшмәкәрнең бер ел элек әлеге сәүдә объектында алкоголь продукциясен ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек алып баруга керешүе тора.

Сәүдә оешмасы хезмәткәрләренә РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 30 ноябрендәге 2173 номерлы карарына ярашлы рәвештә сыра, сыра эчемлекләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре аңлатылды.

Шәхси эшмәкәргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Сыра, сыра нигезендә ясала торган эчемлекләр һәм «кега» транспорт тарасына тутырылган аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләренең хәрәкәтен күзәтү буенча эксперимент үткәрү турында» 2023 елның 31 мартындагы 383 номерлы карары аңлатылды:

1) экспериментта катнашучылар тарафыннан идентификация чаралары белән маркировкаланган кегаларда китерелгән сыра, сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләр һәм аерым төр аз алкогольле эчемлекләр әйләнеше турында мәгълүматны идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнеше мониторингы дәүләт мәгълүмат системасына тапшыру тәртибе;

2) сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр әйләнешендә катнашучыларның мәгълүмати системалары белән мәгълүмати системаның үзара бәйләнеше тәртибе.

Алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатуда мөмкин булган хокук бозулар турында, бу өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча чаралар турында, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатуда мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында хәбәр ителде. БДАМСка мәгълүмат бирү өлешендә сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр әйләнеше буенча закон таләпләрен үтәү турында аңлатма бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International