Әлмәт районында профилактик визит уздырылды

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре төбәк дәүләт контролен гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында, Әлмәт районының Кәләй авылындагы сәүдә объектында профилактик визит үткәрде. Шәхси эшмәкәр әлеге сәүдә объекты буенча бер ел элек алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек алып бара башлаган.

Сәүдә оешмасы хезмәткәрләренә РФ Хөкүмәтенең 30.11.2022 елның 30 ноябрендәге 2173 номерлы карарына ярашлы рәвештә сыра, сыра эчемлекләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре аңлатылды.

Шулай ук хезмәткәрләргә алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатуда мөмкин булган хокук бозулар турында, бу өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча чаралар турында, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатуда мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында хәбәр ителде. БДАМСка мәгълүмат бирү өлешендә сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр әйләнеше буенча закон таләпләрен үтәү турында аңлатма бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International