Татарстан Республикасы прокуратурасы таләбе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре эшкуарлык эшчәнлегенең хуҗалык итүче субъектларына карата Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 30 ноябрендәге 2173 номерлы карары белән расланган сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуның мәҗбүри таләпләрен, идентификация чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен үтәү буенча 15 инспекция визиты уздырдылар.
Әлеге визитлар нәтиҗәсендә бер шәхси эшмәкәрдә түбәндәге хокук бозулар ачыкланган:
- сыраны җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслый торган товар үткәрү документларыннан башка сату;
- БДАМС кулланмау;
- «Честный знак» бердәм автоматлаштырылган системасы булмау.
Бу объекттан 4,85 литр күләмендә сыра тартып алынган. Эш материаллары карау һәм карар кабул итү өчен Татарстан Республикасы Арбитраж судына һәм Татарстан Республикасы Сарман җәмәгать судына җибәрелде.