Профилактик визит үткәрделәр

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наталья Платонова алкоголь һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге) кысаларында, шул исәптән күрсәтелгән эшчәнлеккә лицензия таләпләре кысаларында, «Инспектор» платформасында «Изобилие» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяткә карата видео-конференц-элемтә кулланып, профилактик визит үткәрде.

Сәүдә объекты хезмәткәрләренә һәм җәмгыять вәкиленә түбәндәгеләргә аңлатма бирелде:

 - этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүнең һәм аларның әйләнешенең хокукый нигезләре һәм Россия Федерациясендә алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү;

- сыраны, сыра эчемлекләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре, «Честный знак» маркировкалау системасы.

Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне, шул исәптән күрсәтелгән эшчәнлеккә лицензия таләпләрен үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат җиткерелде. БДАМСка белешмәләр бирү өлешендә сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр әйләнеше буенча закон таләпләренең үтәлеше турында аңлатма бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International