Соңгы вакытта химик чистарту хезмәте популярлык казанды. Әмма, тиешле чистарту эшләрен башкарганнан соң, әйберләр һәрвакытта да үз хуҗаларына яңартылган, чиста хәлдә кайтарылмый торган очраклар да була. Тапшырылган әйберләрне бозу очраклары еш күренеш. Мондый вәзгыятьтә кулланучыга үз хокукларын ничек якларга һәм химчистка ничек эшли?
Химик чистартуда төрле ысуллар тәкъдим итәргә мөмкиннәр: коры чистартудан тыш, аквачистка да тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Аларның һәркайсы үзенчә нәтиҗәле.
Коры чистарту - тукымаларны махсус сыек эреткечләр ярдәмендә чистарту. Шул ысул белән пычрак һәм май чистартыла, бу ысул белән пальто, мех эшләнмәләре, кайбер келәмнәр, күлмәкләр, курткалар һ. б. чистартыла.
Аквачистка - ул "сакчыл" ысул. Анда көчле химик матдәләр кулланылмый. Бу ысулны эшләнмәләрнең төсләрен саклау мөһим булганда кулланалар.
Эшләнмәне химик чистартуга тапшырганчы, ярлыктагы символлар белән танышырга кирәк.
Моннан тыш, әйберне тапшырганда сезнең белән килешү (квитанция) төзергә тиешләр, анда тапшырыла торган әйбернең бәясе һәм аның тузу дәрәҗәсе күрсәтелә, шуңа күрә шартнамәне имзалаганчы аның эчтәлеген игътибар белән укырга кирәк.
Химик чистарту эшендә җитешсезлекләр барлыкка килгәндә, кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 35 маддәсенә таянырга кирәк, аның нигезендә башкаручы (химик юл белән чистартучы) кулланучы тапшырган әйбернең бөтенлеге өчен җавап бирә. Димәк, нинди дә булса кимчелекләр барлыкка килгәндә, мәсәлән, пычрак бетмәү, тишекләр, таплар һәм башкалар барлыкка килгәндә, китерелгән зыян өчен җаваплылык башкаручыга йөкләнә.
Әгәр химчисткага мөрәҗәгать иткәннән соң сезнең әйберегез бозылган булса, сез түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:
- әйберне охшаш әйбергә алыштыру;
- югалган әйбернең икеләтә бәясен каплау;
- тотылган чыгымнарны каплау.
Сезнең таләпләр мөрәҗәгать иткән мизгелдән 3 көн дәвамында канәгатьләндерелергә тиеш.
Әмма шунысын да истә тотарга кирәк, җаваплылык башкаручының гаебен билгеләү фактында гына алып барыла. Шуңа күрә әйберләрне химчисткага тапшырганда, документлар тутыру барышында, тасвирлауга аеруча игътибар бирергә кирәк (сәдәфләр, замоклар кебек вак детальләр турында).
Шулай ук, әгәр кулланучы әйберне тулысынча яки өлешчә югалтуга (зарарлауга) китерергә мөмкин булган махсус үзлекләре турында башкаручы тарафыннан кисәтелгән булса йә башкаручы әйберне тиешенчә кабул иткәндә күрсәтелгән үзлекләр ачыклана алмаса, кулланучыдан алынган әйбер тулысынча яки өлешчә югалган (зарарланган) өчен җаваплылыктан азат ителә.
Бозылган хокукларны ничек торгызырга?
Һәр башкаручы да, үзенә мөрәҗәгать иткән кулланучының хокукларын бозып, аның гаебе белән китерелгән зыян өчен җаваплылык тотарга әзер түгел.
Әйберне хуҗасына тапшырганда китерелгән җитешсезлекләр өчен гаеплене билгеләү җиңел булганлыктан, тапшыру актын имзалаганчы әйберне тикшерүгә аеруча игътибар белән килергә кирәк.
Әгәр әйберне беренчел тикшергәндә сез нинди дә булса кимчелекләр тапсагыз, кабул итү актына кул куярга ашыкмагыз, ә анда табылган кимчелекләр турында язып куегыз һәм югарыда санап үтелгән таләпләрнең берсен куегыз.
Шуны истә тотарга кирәк, башкаручы гарантия срогы билгеләнмәгән эш җитешсезлекләре өчен җавап бирә, әгәр кулланучы аларның эшне кабул иткәнче, аңа бәйсез хәлләр аркасында барлыкка килүен исбатласа.
Башкаручының гаебен билгеләү өчен кулланучыга эксперт оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул тикшеренүләр үткәрү нәтиҗәсендә аңа әлеге дефектларның килеп чыгу сәбәпләрен күрсәтеп эксперт бәяләмәсе бирәчәк.
Әгәр башкаручы үз ихтыяры белән күрсәтелгән таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тартса, химик чистарту адресына язма дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Дәгъва үз эченә түбәндәге мәгълүматны алырга тиеш:
- химчисткага мөрәҗәгать итү датасы, вакыты һәм сәбәбе;
- әйбер башкаручыга тапшырылган вакытта аның торышы;
- әйберне хуҗасына кайтару вакытында әйбернең торышы;
- үтәүчегә куелган таләпләр.
Шулай ук дәгъвага квитанцияләр, түләү турында чеклар, әйберне кабул итү актлары күчермәләрен, шулай ук әйбернең үз бәясен раслаучы документны (булган очракта) кушыгыз.
Дәгъваны 2 нөсхәдә төзегез, аларның берсе башкаручыга тапшырыла, икенчесе башкаручы тарафыннан үз нөсхәсен кабул итү турында тамга куелган килеш кала.
Әгәр башкаручы Сездән дәгъва кабул итәргә теләмәсә, аның адресына заказлы хат белен җибәрергә мөмкин.