Алкоголь продукциясе буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2024 елның 27 декабре, җомга

2024 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә алкоголь продукциясе буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Дегустациядә Россиядә һәм Италиядә җитештерелгән брют категориясендәге күбекле алсу шәрабларның 12 үрнәге бәяләнде.

Үрнәкләр шәһәрнең сәүдә челтәрендә сатып алынган иде.

Дегустациягә тәкъдим ителгән продукциянең ваклап сату бәясе – 0,75 литрлы шешә өчен 280 сумнан 1000 сумга кадәр. Кайбер үрнәкләр акцион бәяләрдән сатып алынды.

Дегустация комиссиясе әгъзалары әлеге бәя категориясендәге күбекле шәрабларның органолептик характеристикаларын яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәяләделәр, шәрабларның күбек сыйфатларын, төсен (аксыл алсу, алсу, куе алсу) билгеләп үттеләр.

Иң күп баллны түбәндәге үрнәкләр алды:

Сакланган географик күрсәтмәле «Кырым» «Балаклава Pinot NOIR» Россия шәрабы («Золотая Балка» агрофирмасы ҖЧҖ, Россия, Севастополь ш.);

"ЭНДЕМЫ Пино НУАР» (Дербент Шәраб компаниясе» ААҖ, Россия, Дагыстан Республикасы, Дербент шәһәре);

«MARTIAMO PROSECCO ROSE/МАРТИАМО ПРОСЕККО РОЗЕ» (Кантина Монтеллиана, Италия).

Дегустация нәтиҗәләре таблицада күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International