Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре 2024 елда ведомство буйсынуындагы районнар территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларына карата 311 профилактик чара уздырганнар. Нәтиҗәдә мәҗбүри таләпләрне бозмау турында 248 кисәтү бирелде, 13 профилактик визит һәм 50 консультация үткәрелде.
Профилактик визитлар һәм консультацияләр барышында контроль астындагы субъектлар вәкилләренә, аларның эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр турында мәгълүмат бирелде.
Бизнес вәкилләренә аларның эшчәнлегенә карата куела торган мәҗбүри таләпләр телдән аңлатылды. Аерым алганда, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуны һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре турында сөйләделәр. Белгечләр алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатканда хокук бозу очракларына, әлеге өлкәдәге законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү чараларына һәм алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибенә мисаллар китерделәр. Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренә әлеге өлкәдәге законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат бирделәр.