Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наталья Платонова, контрольдә тотылучы зат мөрәҗәгате буенча, «Омега» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карата консультация үткәрде.
«РФдә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 50 статьясы нигезендә консультация бирү – контроль (күзәтчелек) органы вазыйфаи затының контрольдә тотылучы затларның һәм аларның вәкилләренең дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләре буенча аңлатмалары.
Әлеге профилактик чара «Инспектор» мобиль кушымтасында видео-конференц-элемтә кулланып үткәрелде.
Чаралар кысаларында инспекция компетенциясе чикләрендә куелган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.