«Инспектор» мобиль кушымтада видеоконференцэлемтә ярдәмендә профилактик визит уздырдылар

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева «Инспектор» мобиль кушымтада видеоконференцэлемтә ярдәмендә Баулы районындагы «Айгөл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карата профилактик визит үткәрде.

Профилактик визит барышында контрольдә тотылучы затка аның эшчәнлегенә карата мәҗбүри таләпләр турында хәбәр ителде. 

Контрольдә тотылучы затка алкоголь продукциясе әйләнешен җайга сала торган закон таләпләре аңлатылды:

- 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен җайга салуы турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында» Федераль законның 16 маддәсе;

- алкоголь продукциясен ваклап сатучы затларның алкоголь продукциясе әйләнеше турындагы белешмәләрне бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (БДАМС) теркәүгә карата мәҗбүри таләпләр;

- алкоголь продукциясен ваклап сату күләмен декларацияләүгә карата мәҗбүри таләпләр.

Контрольдә тотылучы затка контроль объектына карата үткәрелә торган контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында, вазыйфаи затларның гамәлләренә (гамәл кылмавына), 2020 елның 31 июлендәге 248-номерлы Федераль закон нигезендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру барышында кабул ителгән карарларга судка кадәр (судтан тыш) шикаять бирү мөмкинлеге хакында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International