Видео-конференц-элемтә форматында профилактик визит уздырдылар

2025 елның 4 апреле, җомга

2025 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре «Инспектор» мобиль кушымтасын кулланып, «Элемент-Трейд» ҖЧҖ белән видеоконференцэлемтә аша профилактик визит оештырдылар. Әлеге чара кысаларында алкоголь әйләнеше өлкәсендә законнарны бозу ихтималын кисәтү һәм норматив актларны үтәү дәрәҗәсен арттыру чаралары каралды.

«Элемент-Трейд» ҖЧҖ дәүләт хезмәтләре Порталы аша мондый визит үткәрү инициативасы белән мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итте, мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычын киметергә һәм эшлекле практиканы яхшырту өчен шартлар тудырырга омтылды.

Очрашу вакытында компания вәкиле сыра һәм башка алкоголь продукциясен ваклап сатуга кагылышлы төп таләпләр белән танышты:

- Рөхсәт ителгән сату вакыты (08:00 дән 23:00 гә кадәр).

- Сатуларны бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (БДАМС) теркәү бурычы. Мәгълүматлар товарны фактта кабул иткәннән соң икенче эш көненнән дә соңга калмыйча кертелергә тиеш.

- Квартал саен, хисап чорыннан соң килүче айның 20 нче числосыннан да соңга калмыйча, сыраны ваклап сату күләмнәре турында декларацияләр тапшыру зарурлыгы.

- 18 яшьтән кечерәк булганнарга алкогольне, шулай ук яраклылык вакыты чыккан яки кирәкле товар үткәрү документларыннан башка продуктларны сатуны тыю.

Моннан тыш, компания вәкилләре РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 30 ноябрендәге 2173 номерлы карары белән расланган алкоголь продукциясен мәҗбүри маркировкалау системасына («Честный знак») кагылышлы аңлатмалар алдылар.

Шулай ук контрольдә тотучы затка әлеге өлкәдә закон нормаларын бозган өчен җаваплылыкның гамәлдәге чаралары турында да хәбәр ителде.

«Элемент-Трейд» ҖЧҖ вәкилләренең барлык сорауларына тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International