Буа районында «Инспектор» мобиль кушымтасын кулланып профилактик визитлар үткәрү дәвам итә

2025 елның 11 апреле, җомга

Буа муниципаль районында контрольдә тотылучы затлар инициативасы белән профилактик визитлар уздыру дәвам итә. Эшмәкәр заявкасы буенча, Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-экспертлары Гүзәл Гайнуллина һәм Лилия Эргашева «Инспектор» мобиль кушымтасын кулланып профилактик визит үткәрделәр. Чара кысаларында контрольдә тотылучы затка алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләр турында мәгълүмат бирелде. Шәхси эшмәкәр визит нәтиҗәләреннән канәгать калды.

Шулай ук чара барышында кибет хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе законнарын һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде. Белгечләр кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен аңлаттылар. Мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу, сатыла торган товарларга бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру буенча консультацияләр бирелде. Азык-төлек товарларының сыйфаты мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International