2025 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре Кадрия Галиева «Инспектор» кушымтасында шәхси эшмәкәр белән Баулы шәһәрендә контрольдә тотылучы затның эшчәнлеген башкару урыны буенча консультация үткәрде.
Контрольдә тотылучы затка алкоголь продукциясе әйләнешен җайга сала торган законнарның балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен сатмау, закон белән чикләнгән вакытны бозмау, озата баручы документларсыз, этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен озата баручы документларда этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне күрсәтмичә, туры килү сертификатлары, декларацияләр турындагы белешмәләрне күрсәтмичә, алкоголь продукциясе әйләнешен җайга сала торган закон таләпләрне җентекләп аңлаттылар.