2025 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре Алабуга шәһәрендә «Титан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкилләре белән «Инспектор» мобиль кушымтасыннан файдаланып консультация үткәрде.
Контрольдәге затка, алар куйган сорауларга аңлатмалар бирелде. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында декларация турында, лицензияләү турында, алкоголь продукциясен ваклап сату өлкәсендә норматив хокукый актлар турында тулы аналитик мәгълүмат булган бүлекчәләр урнаштырылган, дип хәбәр иттеләр.