«Балкыш» ҖЧҖендә профилактик визит оештырылды

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре үз эшчәнлеген Кукмара районы территориясендә алып баручы «Балкыш» ҖЧҖ сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.

Чара кысаларында сәүдә өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, атап әйткәндә:

- 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның төп моментлары аңлатылды;

- «Кулланучылар хокукларын яклау турында»1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре;

- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре һ. б.

Сәүдә объекты сатучыларына алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатканда хокук бозулар ихтималы турында; бу өлкәдәге законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары турында; алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында; мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International