Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре Ирина Синица, «Инспектор» МП видеоконференцэлемтәсен кулланып, Азнакай районында контрольдә тотылучы зат эшчәнлеген алып барган урында шәхси эшмәкәр Е.В. Акуляшинага карата профилактик визит үткәрде.
Профилактик визит барышында контрольдә тотылучы затка алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләр, шул исәптән 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы нормалары, БДАМСта белешмәләрне теркәү тәртибе, ваклап сатуларны декларацияләү таләпләре, шулай ук контроль чаралар һәм вазыйфаи затларның гамәлләренә судка кадәр шикаять бирү тәртибе турында мәгълүмат аңлатылды.