Эшмәкәр белән профилактик визит үткәрделәр

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиеваның Баулы районының Васькино-Туйралы авылыннан шәхси эшмәкәр Г.Г. Демидов белән профилактик онлайн-визиты булды. 171-ФЗ номерлы ФЗ таләпләре буенча фикер алыштылар — балигъ булмаганнарга алкоголь сатуны тыю, БДАМСта белешмәләрне теркәү, квартал саен 20 нче числога кадәр декларацияләр бирү, товарларны «Гадел билге» системасы белән мәҗбүри маркировкалау. Эшмәкәр РФ КоАПның 14.16.1 маддәсе нигезендә энергетиклар белән сәүдә итү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык белән танышты. Татарстан Республикасы ресурслары — «Тикшерелгән бизнес» сайты һәм @gossupervisionbot чат-боты тәкъдим ителде. Тикшерүләр вакытында эшмәкәрләрнең хокуклары турындагы видеороликлар күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International