Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлеге белгече Наталья Платонова «Омега» ҖЧҖ җитәкчелеге белән онлайн-очрашу уздырды (Лениногорск шәһәре). Алкоголь сату өлкәсендәге законнарның үтәлеше турында фикер алыштылар: балигъ булмаганнарга сатуны тыю, сертификатлар һәм маркировкалар кирәклеге, ЕГАИСта хисап сроклары һәм «гадел билге»системасы. Шулай ук бизнесны тикшергәндә эшкуарларның хокуклары һәм дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирелде.